Йолдыз яктысы. Габдулхай Сабитов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Йолдыз яктысы - Габдулхай Сабитов страница 14
Без кергән вагон халык белән шыгрым тулы иде, утырыр урын таба алмыйча, шактый озак орылып-сугылып йөрергә туры килде. Бәхеткә каршы, рәхмәт төшкән бер шәфкатьле абый безне үз янына чакырды:
– Әйдәгез, егетләр! – диде ул, үзе кысыла төшеп, – урнашыгыз шунда, күңелегез киң булса сыярбыз.
Шәриф, җавапны алдан әзерләп куйган кебек, кисеп салды:
– Күңел киңлеге дигәндә – Алтай даласы.
– Шулай укмыни? – дип көлеп куйды әлеге абый. – Алтай егетләреме әллә?
– Икмәген ашаган бар.
– Алайса, табакташлар икәнбез. Таныш булыйк…
Безнең исемнәрне белгәч, абый тагын көлеп җибәрде…
– Сез икегез дә миңа адашлар икән, егетләр. Сәетшәриф исемле мин, – диде ул, безгә кулын биреп. – Кайдан үзегез?
Сәетшәриф абый безнең кем булуыбыз, кая баруыбыз турында кызыксынып сораштыра башлады. Студентлар икәнлегебезне белгәч, никтер көрсенеп куйды.
– Алай… Яшь галимнәр икән, алайса, – диде ул, моңсу елмаеп. – Бервакыт менә минем дә зур өметләр бар иде. Барып чыкмады ул эш…
Кайчандыр Сәетшәриф абый вузга керергә, тау инженеры булырга хыялланып йөргән икән. Сугыш чыгып, бөтен матур уйларын җилгә тузгыткан.
– Сугыштан соң баштанаяк эшкә чумдым, – дип куйды ул. – Тимер юл мастерскоенда эшлим. Ә үзем сакаллы пионер: өч бала атасы булгач, кичке мәктәпкә йөри башладым. Зур кызым унынчы класста укый, үзем сигезенчедә… Менә бит ул ничек…
Абыебыз сүзгә юмарт кеше булып чыкты. Мәскәүдән кузгалып китүебезгә сәгать ярым да вакыт узмагандыр, без бу ягымлы кеше белән бөтенләй дуслашып алдык.
Берничә станцияне узып, урыннар иркенәя төшкәч, Шәриф үзенең катыргы чемоданыннан азык-төлек чыгара башлады. Аның «азык-төлек» дигәне төрле яктан катысы сындырылып беткән кара икмәк белән берничә вак балык иде. Шәриф икмәкне, кисәкләргә сындыргалап, чиста кәгазь өстенә тезеп куйды.
– Әйдәгез, иптәшләр, – диде ул бик кунакчыл төс белән. – Әйдәгез, әйдә! Кыздырылган килька.
Адаш абый өстәл янында буш урын калдырып читкәрәк тайпылган иде дә, Шәрифнең сый-хөрмәтен күргәч, сизелер-сизелмәс кенә елмаеп, үзенең юл сумкасына үрелде.
– О, килька! – дигән булды ул, сумкасын бушата-бушата. – Шәп нәрсә ул килька. Диңгез алабугасыннан бер дә ким түгел.
Озакламый Шәрифнең балыклары салкын тавык ите, пәрәмәч, йомырка кебек ашамлыклар астында күмелеп калдылар. Без, кыздырылган кильканы мактый-мактый, симез тавыкны ботарларга керештек. Шулвакыт вагонның аргы башыннан ниндидер сәер җыр ишетелеп китте.
Көзге җил өзде тирәкнең
Соңгы яфрагын,
Соңгы яфрагын…
Җыр кинәт өзелде. Вагонда тынлык урнашты. Пассажирлар, купелардан үрелеп, җыр ишетелгән якка карадылар. Ишек янында, ертык бүрек тоткан кулларын алга сузып, зур гәүдәле, агач аяклы кеше басып тора иде. Аның күп атналар