Йолдыз яктысы. Габдулхай Сабитов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йолдыз яктысы - Габдулхай Сабитов страница 3

Йолдыз яктысы - Габдулхай Сабитов

Скачать книгу

Идел ярындагы карама төбенә йокларга ятты. Болын җиле тәмле печән исе, җиләкле аланнар исе алып килде. Караманың яфраклары ашыга-ашыга нәрсәдер пышылдашып алдылар. Моңсу гына тулы ай күтәрелде. Ул, ботакларны аралап, кешеләргә күз төшереп алды.

      Әйе, барысы да йокыда. Оеп, изрәп йоклыйлар. Тик Инсаф кына йокы аралаш елмая, куанып көлә… Җиләс җилләр канатында ерак-ераклардан аңа бик таныш, бик тансык авазлар агылып килә. Көмеш кыңгыраулар авазы!..

      Һәм колак төбендә һаман бер үк сүзләр яңгырый:

      – Кадерле ул туган як. Кешегә генә түгел, хайванга да изге ул туган җир туфрагы.

1956

      Сопкаларда шәфәкъ шәүләсе

      (Чирәм җирләр хикәясе)

      Эшелон җырлый

      Юкка гына мондый вагоннарны «бозау вагоны» дип йөртәләр. Җәйге эссе көннәрдә моннан да уңайлырак вагон турында уйлыйсы да юк. Йомшак купеларың бер якта торсын! Киң ишекләрне ике яктан ачып куясың да Мәскәү өлкәсенең куе урманнарын, иген басуларында берсен берсе куып йөгерешкән яшел дулкыннарны күзәтеп барасың. Җиләс җил чәчләрне чуалтып уйный, күлмәк якасыннан өреп, тәнгә талгын рәхәтлек бирә. Күпме кирәк – кояш нуры, күпме кирәк – саф һава. Теләсәң, ишеккә аркылы салынган нарат тактага утырып китап укыйсың, теләсәң, чуен тәгәрмәчләрнең туктаусыз тукылдавын тыңлый-тыңлый йоклап алырга да була.

      Ләкин беркем дә йокламый. Мәскәүдән киткәндә юлда укырга дип алган китаплар да катыргы чемоданнарда ята бирәләр. Ел буе лекцияләр тыңлап, имтиханнар биреп, шактый ялыккан егетләр ишек янына өелгәннәр дә саф-саф булып артка йөгерүче төз наратларны, тирән ярлы инешләр, сусыз чокырлар аша салынган тимер күперләрне карап баралар; һәрбер юк-барны сылтау итеп, кызу бәхәс ачалар. Поезд, урман аланнарындагы кечкенә разъездларга туктап, каршы килүче составларны көткән арада, сары, зәңгәр майкалар, юка сатин чалбарлар кигән студентлар, вагоннардан төшеп, юл читенә сибеләләр. Кызлар ашыга-ашыга чәчәк җыя, егетләр туп уйнарга тотына. Якындарак елга яки буа-фәлән туры килсә, бер дә икеләнмичә суга чумалар.

      Менә паровоз сузып-сузып кычкырта башлый. Егетләр чалбарларын сөйрәп йөгерәләр. Ләкин йөгерүнең барыбер файдасы юклыгын күргәч, ерагая барган поезд артыннан йодрык күрсәтәләр дә, «беткән баш беткән» дигән кебек, яңадан су коенырга китәләр. Тик берничә станцияне үткәч кенә, тиз йөрүче поездларның тамбурларына, вагон алларына басып, безне куып җитәләр. Без аларны күңелле шау-шу белән каршы алабыз.

      – Әй, дус кеше, бассейнның төбе такырмы?

      – Валя, ничә бака тоттың?

      – Чалбарың кая, Юн Хо?

      Химия-технология институтында укучы вьетнам малае Юн Хоның бу сүзләргә исе китми. Ул яшел вагондагы бер проводник кызга гашыйк булуы турында сөйләргә тотына. «Чалбар су буенда калмаган булса, бөтенләй танышып китә идем», – дип ышандырырга тырыша.

      Усалрак малайлар:

      – Танышу өчен чалбар нигә кирәк

Скачать книгу