Йолдыз яктысы. Габдулхай Сабитов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Йолдыз яктысы - Габдулхай Сабитов страница 5
Тиздән химиклар да килеп җитте. Биек сопканың итәгенә урнашкан кечкенә дала посёлогы бердән җанланып китте. Биш минут та үтмәгәндер, студентлар, җитез кырмыскалар кебек, Тергешның барлык почмакларына таралып өлгерделәр. Әзиз, ялтыравыклы чәйнеген тотып, суга йөгерде. Бер төркем егетләр якындагы сопкага юл тоттылар. Мин дә аларга кушылдым.
Хакасия тауларының бик сәер сыйфатлары бар икән. Дала тигезлегеннән караганда, алар кул сузымы гына ераклыкта булып күренәләр. Ләкин бара башласаң, ай-һай!.. Сәгатьләр, хәтта көннәр буе бара-бара йөдәп бетәсең. Алар: «Әйдә, кил, кил! Берәр вакыт җитәрсең», – дигән кебек, очлы түбәләрен болытларга сузып, горур гына басып тора бирәләр.
Әлеге сопка да безне алдады. Тергештан караганда бер-ике генә чакрымда күренгән тау итәге шактый ерак булып чыкты. Сәгать ярым чамасы бардык, ә сопканың якынаерга бер дә исәбе юк иде әле. Кайберәүләр икеләнә башладылар. Иң элек Панкратов белән Харабаров туктады.
Институтта бу егетләрнең сәер дуслыгыннан көләләр. Алар ярты гына сәгатькә дә бер-береннән аеры тора алмый. Лекцияләргә дә, театр, киноларга да бергә йөриләр. Нинди дә булса эш белән берәвен директор чакырса, аның кабинетына бергәләп барып керәләр. Дөрестерме-юктырмы, «икесе бер үк кызны озатып йөри икән» дигән сүз дә бар иде. Ләкин никадәр генә дус булмасыннар, аларның бер генә көне дә бәрелешсез үтми. Һәр көнне төшке аштан соң бик каты ачуланышып, хәтта чәкәшеп үк алалар. Ләкин, гадәттә, бу бәрелешнең сәбәбен беркем дә белми кала.
Менә бүген дә алар җай гына барган җирдән эләгешеп киттеләр. Панкратовның кәефе юк иде, күрәсең, бәхәсне озакка сузмады. Башын кырын салып, тауның ераклыгын чамалагандай, бераз карап торды да кулын селтәп кире борылды. Харабаровның кайтасы килми иде әле. Ул дустын чакырып кычкыра башлады. Ләкин тегесенең күнмәслеген сизгәч, бик әче сүгенә-сүгенә, аның артыннан китте. Озакламый Юра да тайды.
Без юлыбызны дәвам иттек. Хакас даласы безне үзенең көтелмәгән яңалыклары белән гаҗәпләндерә барды.
Менә каршыдан гына йомран йөгереп үтә. Ул, ерак та китми, туктап арт аякларына утыра да «тот мине, тот» дигәндәй сызгыргалый башлый. Әкрен генә якынлашасың… Менә килеп җиттем генә дисең, йомран ялт итеп оясына кереп китә. Бер минуттан ул тагын күренә. Ләкин бу юлы җир өстенә чыкмый. Өненнән түгәрәк башын гына күрсәтеп, «тоттыңмы?!» дип, сине үртәгәндәй, хәйләкәр генә карап тора башлый.
Бераз китәргә дә өлгермисең, тау битендәге каенлык эченнән кыр кәҗәсе сикереп чыга. Ул, кешеләрне сизеп, күкрәге белән ниндидер киртәгә бәрелгәндәй, шып туктап кала. Бер, ике, өч… Менә кәҗә, озын нәзек аяклары белән сиртмәгә баскандай сикерә-сикерә, ук кебек атылып чаба башлый, «әһ» дигәнче күздән дә югала… Аяк астыннан гына урман тавыгы фырылдап күтәрелә. Әллә кайда биектә-биектә – болытлар астында очып йөргән карчыга кинәт кенә түбәнгә – куаклар арасына атыла. Берничә секундтан ул, үткер тырнакларына ниндидер кошчыкны эләктереп, яңадан күтәрелә. Кешеләрнең