Җәмиләнең яшел күзләре. Мәхәббәтә абыну. Раф Гази
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Җәмиләнең яшел күзләре. Мәхәббәтә абыну - Раф Гази страница 3
– Соң син бит гел: беренче ирем, беренче ирем, дип сөйлисең. Димәк, икенчесе дә булган.
– Ә-ә, ул гражданский брак кына иде. Бер яшьтәшем, Дениз исемле төрек егете иде ул. Мин аны куып чыгардым.
– Нигә?
– Ялкау. Мин – ир кеше, диеп, һаман күкрәк сугып утыра, тик кулыннан бер эш тә килми. Бер көн гардинны беркетеп куюын сораган идем. Менә шуны, – Җәмилә ап-ак, матур кулларын югары күтәреп, тәрәзә өстенә ишарәләде. – Ярар, беркетте. Урындыкка утырган идем. Шалт итеп башыма төште ул. Чыдамадым: "Кулсыз тәре! Нарсәгә кирәк син миңа шуны да эшли алмагач. Гардин нык торырга тиеш. Асылынырга да телесәм дә, урыныннан кымшанмаса тиеш", – дип кычкырдым. Кудым! Барыбер бөтен эшне үземә эшләргә туры килә.
Ерак Төркия якларына кайнар сәламемне юлладым – мин дә гардин беркетә алмыйм. Әмма бу хакта сүз кузгатмадым, бары тик үкенечемне гына белдердем:
– Кызганыч. Аның яхшы сыйфатлары бөтенләй юк иде мени?!
– Яхшы сыйфатларымы? Юмарт. Бергә яши башлагач, шунда ук миңа 200 мең сум акча чыгарып бирде. Ләкин алар бик тиз бетте – бурычларыбыз күп иде. Ә ул эшләми, зур акчалы эшне көтә, мин генә чабам.
Җәмилә уйга батты. Тынлык урнашты. Мин салкын чәйны кабып куйдым. Хатын сүзен дәвам итте:
– Денизның тагын бер сыйфаты бар. Белмим яхшымы ул, яманмы? "Секс" дигәнне бик ярата. Чын, гайрәтле төрек егете! Әлбәттә, мин да ул нәрсәдән баш тартмыйм. Ләкин миңа шул хәтле кирәкми. Көнме-төнме, аның эше юк – әйдә алга! Мине өчәр сәгать җәфалый иде.
"Әй, нәсел үгезе, ник издең безнең кызларны?! Безгә нәрсә кала?" – дигән уйлар баш күтәрде бу минутта күңелемдә.
Ә үзем:
– Мин да алай ук булдыра алам, – дип шаярткан булдым, көнләшеп.
– Беләм, күрдем инде, – көлеп куйды Җәмилә. – Сүземне бүлдең. Нәрсә әйтә идем әле… Әйе, син дә ялгыз, мин дә. Сиңа да секс кирәк, миңа да. Нигә безгә никахлашмаска?
– Бәгырем, мин синең өчен бик карт түгелме соң?
– Нинди карт, нинди карт! Син моны кемгә әйтәсең? Белмәсәм, күрмәсәм иде. Беренче ирем дә, мәрхүм, миннән 12 яшькә өлкәнрәк булды.
– 12 яшкә… А монда 12 яшь генә түгел, шактый күбрәк.
– Күбрәк булса ни! Мине бу курткытмый. Никахтан соң без "воскресный брак" төзи алабыз.
– Ничек була инде ул?
– Син үзенең фатирыңда яшисең, мин үземнекендә. Атнага бер-ике мәртәбә синдә яки миндә сагынышып очрашабыз. Миңа шул җитә.
– Шулай дисеңме?
– Шулай дим.
Мин тагын уйга чумдым…
– Юк, җан кисәгем, алай булмас.
– Нигә? – Җәмилә миңа аптырап карап куйды.
– Син әле яшь, чибәр хатын. Тәүбә итсәң, Ходай гөнаһларыңны да кичерер дип уйлыйм. Иһ, кемдә юк ул гөнаһлар.
– Бәлки миңа да намазга басаргадыр?
– Ниятең булса.
– Кызым өчен бик күркам.
– Курыкма! Иманым камил, Аллаһы Тәгалә рәхимле, шафкатьле, ихлас күңелдән тәүбә итсән, кичерер.