Матурлык. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Матурлык - Амирхан Еники страница 23
…Менә шулай китте бездән Тамара Сергеевна. Әйтерсең төште дә югалды… Шунысы гыйбрәтле тагын: бу вакыйгадан соң кешеләр ничектер бер уңайсызлану хис иткән кебек булдылар, әйтерсең ялгыз хатынның язгы төндә каядыр китеп югалуы аларның «каты йоклаулары» аркасында гына килеп чыкты… Аннан… акрынлап барысы да онытылды, тик менә сезнең кебек кызыксынып сорашучы очраган чакта гына искә төшереп сөйли торган бер вакыйга булып калды.
Николай Михайлович сүзеннән туктады, һәм без караңгы иңгән бүлмәдә озак кына тын калып утырдык. Була шундый вакыйгалар, алар күңелдә күп кенә уйлар тудырсалар да, ни өчендер, төпченеп сорашасы килү теләген кузгатмыйлар. Вакыйга бик ачык булганга күрә генә түгел, ә акылга зур йөк булып төшкәнгә күрә шулайдыр инде ул… Ләкин бер сорау күңелне һаман тырнап тора: Тамара Сергеевна табылдымы, кайда ул?
– Әйе, табылды, – диде Николай Михайлович, кулына яңа папирос алып. – Без башта аны туган-үскән якларына китеп бармадымы икән дип уйлаган идек. Ләкин хәбәр ерак Себердән килде. Ул Иркутск өлкәсендәге зур бер җәнлекләр совхозына барып урнаша һәм яңадан зоотехник булып эшли башлый. Яхшы специалист бит ул… Былтыр Ленинградтагы халыкара аукционда аның үстергән төлкеләре югары бәя алдылар.
Мин тагын нидер сорамакчы булган идем дә, дәшмәдем. Әйткәнемчә, кеше язмышы турында кайчак эчтән генә уйлану яхшы.
ЙӨРӘК СЕРЕ
(Повесть)
Таулар итәгеннән диңгезгә карап һәм куе яшеллеккә күмелеп утырган ак сарайлар шәһәре Сочига мин бүген көннең икенче яртысында килеп төшкән идем. Кулымдагы путёвка буенча шәһәр читендәге «Дулкын» санаториена килеп җиткәндә, күләгәләр озынаеп, көндезге эсселек шактый сүрелгән иде инде.
Бүген килеп төшүчеләр өч-дүрт кенә кеше булганлыктан, безне кабул итү озакка сузылмады. Мин, ванна кереп, бүлмәгә урнашкач, өс-башымны алыштырып, санаторий паркына чыктым. Паркта һичкем юк, ял итүчеләр, күрәсең, барысы да диңгездә… Кичке ашка кадәр вакыт бар әле, миңа да диңгез буена төшкәндә ярар иде, ләкин нигәдер ирендем. Бина алдындагы түгәрәк мәйданчыкның бер читенә узып, шәм шикелле төп-төз кипарис төбендәге яшел эскәмиягә барып утырдым.
…Менә мин тагын Кара диңгез буенда, тагын шул ук «Дулкын» санаториенда… Аһ, никадәр кыска бу бер ел гомер! Гүя бер елдан түгел, ә бер тәүлектән әйләнеп килдем мин бирегә. Берәр үзгәреш эзләп тирә-ягыма күпме генә карансам да таба алмыйм мин аны: бар да искечә, барысы да үз урынында… Чыннан да, нәрсә ул бер ел вакыт гасырлар буена акрынлап кына үзгәргән табигать өчен, яки кеше кулы тудырган материаль әйберләр өчен? Бу кипарислар, бу пальмалар, магнолияләр, «боек таллар», бу акация, лавр, олеандр куаклары, ун елдан соң килсәң дә, шулай тыныч кына үсеп утырмаслармыни? Бу ак бина үзенең ялт иткән тоташ тәрәзәләре белән, зиннәтле яка эченнән сузылган гүзәл йөз шикелле, шушы искиткеч купшы-матур яшеллек арасыннан түбәндәге зәңгәр диңгезгә илле елдан соң да шулай тын гына карап тормасмыни?.. Хәтта, мин әйтер идем, ел саен яңадан үстерелгән, исемнәрен белеп