Матурлык. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Матурлык - Амирхан Еники страница 24
…Мин бит инде, булды да үтте, акрынлап онытам, яңадан салкын, тыныч хәлемә кайтам, дип ышана башлаган идем. Ә менә бирегә килеп, суынмаган эзләргә тагын баскач, барысы да яңадан уянды, яңадан кабынды. Нишлим? Зөһрә минем бик яшерен йөрәк серем иде. Үземдә генә сакланырга, үзем генә белергә тиешле серем иде ул… Әмма хәзер мин аны сөйләп бирмичә булдыра алмыйм. Кеше, күңелен бушатса, җиңеләеп кала диләр.
…Әйе, без аның белән моннан нәкъ бер ел элек шушы «Дулкын» санаториенда таныштык. Беренче тапкыр мин аны, бирегә килеп төшкәч, икенчеме, өченчеме көнне күрдем. Ләкин бик кыска ара: мин ашханәгә кереп барганда, ул чыгып килә иде. Юл бирдем, янымнан гына җыйнак-сылу гәүдәле ханым үтте, нәфис бер хуш ис сизелер-сизелмәс кенә борыныма бәрелеп үткәндәй булды, һәм сирень төсендәге ефәк күлмәгенең чак кына чыжлавын ишетеп калдым. Артыма борылып карыйсым килде, ләкин… яхшысынмадым.
Шуннан соң мин аны икенче көнне, кичке ашка керер алдыннан, шушы кечкенә мәйданчыкта күрдем. Читтәге эскәмияләрнең берсендә ялгызы утырып тора иде ул. Күрү белән мин аны таныдым һәм, ирексездән тукталып, аңа карап тора башладым. Ханым утыз-утыз өчләр тирәсендә булыр. Ак чырайлы ул, чәчләре дә кылган төсле аксыл, әмма шома түгел, ә күпереп, дулкынланып артка ятып тора. Кашлары нечкә, чәченә караганда шактый тонык… ә менә күзләре ни төсле – ерактан ачык күрә алмыйм. Әлбәттә, йә зәңгәр, йә соры булырга тиеш… Аксыл чәч, коңгырт кашка бүтән төс туры киләмени?!
…Төз аякларын берсе өстенә берсен куеп, кулына кечкенә кара ридикюль тотып, ул уйчан-тыныч кына утыра. Бөтен килбәтеннән үз дәрәҗәсен яхшы белгән масаюсыз табигый горурлык сизелеп тора. Гаҗәп тә түгел, чөнки биредәге ял итүче бүтән хатын-кызлардан яше белән дә, матурлыгы белән дә аерылып торганлыгын ул үзе дә, һичшиксез, белә булырга тиеш.
Шушы күзәтүдән соң мин ул ханымны тагын бер-ике тапкыр күреп калдым, ләкин гел кичкә табан, гел шушы мәйданчыкта гына… Көндезләрен кайда була ул –билгесез, һәм бу нәрсә мине ни өчендер беркадәр тынычсызлый иде.
Ахырда без аның белән врач кабинеты ишеге төбендә очраштык. Мин килгәндә, ул креслода утырып тора иде. Кинәт, үзен күргәч, нигәдер каушабрак киттем. Кыен иде моның сәбәбен аңлау, әмма бу каушау иртә яшьлегемдә кичергән, инде күптән онытылган сәер бер хисне хәтерләтеп куйды… Мин аның каршындагы буш креслога утырдым һәм, үземне киеренке хәлдә хис итеп, аңа туры карамаска тырыштым… Башта врач кабинетына бер яшь егет кереп чыкты, аңардан соң бер юан абзый