Матурлык. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Матурлык - Амирхан Еники страница 20

Матурлык - Амирхан Еники

Скачать книгу

эшлиләр, хәтта таптап йөргән сукмаклары да бер үк… Шулай булгач, Тамара Сергеевна белән Петяның күптән бер-берсен күреп йөрүләре бик табигый. Аннан Петя еш кына аның фермасына тегене-моны төзәтергә барып йөри иде, ихтимал, шул чакларда карап торырга болай зарарсыз, тыйнак кына күренгән аз сүзле чибәр егет яшь ханымның күңелен җилсетеп куйгандыр. Шуның өстенә мастерскойда эшләүче егетләрнең тулай йорты Тамара Сергеевна торган өйнең күршесендә генә иде. Бу да әледән-әле бер-берсенең күзенә чагылырга бер сәбәп. Аннары, ничектер юллары туры килеп, берничә тапкыр төнлә клубтан да бергә кайталар, һәм, ниһаять, егет, үз инициативасы беләнме, әллә чакыру буенчамы, Тамара Сергеевнаның өенә дә керә. Бер керә, ике керә һәм озак та үтми, шунда торып та кала. Күп кирәкмени, итәгеңә утлы күмер төшсә кабынып китәргә… Сез аңлагыз, күпме еллар ир назы күрмичә яшәгән хатынның хәлен! Йә, аның, дым эчкән туфрак шикелле, сагыш белән тулы йөрәгенә нинди генә орлык төшсә дә, ул тиз генә тамырланып китмәс идемени?

      …Билгеле, күпләр, аеруча хатын-кызлар, Тамара Сергеевнаның бу эшенә бары бер яктан гына карадылар: янәсе, аңа яшь, таза ир кирәк булган, һәм китте шушы хакта селәгәй агызып гайбәт чәйнәү… Белмим, хатыннар, бәлкем, мәсьәләнең бу ягын нечкәрәк аңлый торганнардыр, ләкин минем өчен, хәер, бер минем өчен генә түгел, ә Тамара Сергеевнаны якыннан белгән күпләр өчен мәсьәлә тирәнрәк һәм катлаулырак иде. Хәзер дә исемә төшсә ачуым килә: ир кирәк булган, имеш! Әйтегезче, зинһар, ә кемгә ир кирәкми? Кемгә хатын кирәкми? Кешеләр балигъ булгач та шул турыда уйлый, кайгырта башламыйлармы соң? Тамара Сергеевна гарип хатын түгел бит. Ни өчен һәркемгә яраган нәрсә аңа ярамый? Ни өчен табигать тарафыннан һәр җан иясенә бирелгән теләктән ул гына мәхрүм булырга тиеш? Ханжалар карашы бу… Киресенчә, гомеренең иң матур чакларын тол үткәрергә мәҗбүр булган сау-сәламәт хатынның, үзенә иш табып, ир белән тора башлавына сөенергә генә кирәк иде.

      Ләкин, кабатлап әйтәм, мәсьәлә тирәнрәк һәм катлаулырак… Ялгызлык, әйе, ялгызлык! – Менә нәрсә, минемчә, аңлатса кирәк Тамара Сергеевна кичергән тирән йөрәк фаҗигасен… Юк, аңа ир генә түгел, кеше кирәк булган, дус кирәк булган. Кемнеңдер гел янында булуын теләгән ул, кемнеңдер аның тормышына кереп урын алуын теләгән. Шуның белән кешеләр арасына чыгасы, үзенең бүтәннәр кебек үк ишле-парлы булуын күрсәтәсе килгән аның… Ә бу нәрсә хатыннарга бик хас теләк, алар кушылган кешеләрен яшереп тотарга яратмыйлар… Һичшиксез, Тамара Сергеевна семья җылысын сагынган, шул турыда күп хыялланган булырга тиеш. Беләсезме, хатын-кыз йөрәге һәрвакыт кем турында булса да кайгыртып торуны ярата бит ул. Ир дигән кешенең күлмәгенә төймә генә тагып бирсә дә, юаныч таба ул. Ниһаять, аның яңадан ана буласы килгәндер, бала өмет иткәндер, һәм, һич шик юк ки, ул, Тамара Сергеевна, мәхәббәткә сусаган йөрәгенең бөтен кайнар дәрте белән егетне яратып киткән булырга тиеш.

      …Бик табигый хисләр, бик аңлаешлы теләкләр ич болар. Ничек шуларны күрмәскә мөмкин, ди? Безнең секретарь әйтмешли, просто кабахәтство бу!..

      Соң,

Скачать книгу