Матурлык. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Матурлык - Амирхан Еники страница 16

Матурлык - Амирхан Еники

Скачать книгу

гаҗәеп бер үзгәреш туды: ул җырлаучының кем булуы белән кызыксынмас булды. Күрәсең, аның сүнеп бетмәгән аңы могҗиза булуына – Таһирәнең кул сузымы гына җирдә җырлап торуына ышана алмады. Хәер, кем җырласа да барыбер түгел мени, тик җыр булсын, җыр туктамасын. Татар җыры, Таһирә җыры, туган ил җыры… Аһ, моңнардан да кадерлерәк һәм ләззәтлерәк нәрсә булырга мөмкинме соң?!

      …Һәм вагон стенасына ышкылып кына яуган вак яңгыр аша әкрен-ачык ишетелгән җыр, күктән иңгән ак канатлы фәрештәдәй, егетне ут эчендә яткан җиреннән сак кына күтәреп, каядыр еракка, татлы хыял дөньясына алып менеп китте. Аның хәтта тәне һавада йөзгәндәй җиңеләеп калды, акылы ничектер бердән яктырып китте, сизгерлеге искиткеч үткенләште. Җырны инде ул хәзер моң итеп кенә ишетмичә, гаҗәеп ачык сурәтләр тезмәсе итеп тә күрә иде.

      …Менә кыз әкрен генә башлап, аннан тавышын күтәрә төшеп, сузып кына җырлый:

      Сарман буйлары, ай, киң ялан,

      Печәннәре җитәр берзаман шул,

      Печәннәре җитәр берзаман…

      Һәм егетнең күз алдына үтә ачык булып, әллә кайларга кадәр җәелеп яткан чуп-чуар чәчәкле болын килә. Үлән башларын, чәчәкләрне селкетеп, йомшак кына җил исә, имеш. Каяндыр, тургай сайрауларына кушылып, чалгы янаган тавышлар ишетелә кебек, йомшак җил кибеп яткан покосларның хуш исен китерә кебек, тик егет печән чабучылар ягына нигәдер борылып карый алмый, имеш. Ул да булмый, аның күз алдына бормаланып киткән тар гына болын юлы килә. Хәтта бер мәлгә егет үзе дә ике рәт үлән арасындагы тәгәрмәч эзеннән, җылы туфракка яланаяк баса-баса китеп бара кебек, ә каршысына киез эшләпә кигән, таякка таянган ак сакаллы бер бабай килә кебек.

      Күпмедер вакыт узгач, кызның тагын моңлы җыры ишетелә:

      Кояш бата, айлар калка,

      Бик ямансу шул чакта…

      Һәм егетнең күз алдына үзләренең шәһәрдәге кечкенә өйләре килеп баса. Эңгер-меңгер вакыты, имеш. Өйдә әнисе ялгызы гына икән. Менә ул, ак яулык бәйләгән кечкенә карчык, ут кабызып, бисмилласын әйтә-әйтә, тәрәзә пәрдәләрен төшереп йөри, тәрәзә төбендәге гөлләрнең кипкән яфракларын чүпләп-чүпләп ала, имеш. Өстәлдә яңа гына кайнап чыккан самавыр тора икән. Әнисе аның институттан кайтканын шулай чәй әзерләп көтә, имеш.

      – Әнием, әнием! – ди егет, эченнән үксеп, һәм аның йомык күзләреннән, сыгылып, терекөмештәй кайнар яшь бөртекләре кипкән иреннәренә акрын гына тәгәрәп төшәләр. Шәфкать туташы кулын аның маңгаена куеп, иелеп, нидер сорый шикелле, ләкин егеткә гүя Таһирәсе дәшкән кебек тоела.

      Шул чакта кыз тирән бер сагыш белән:

      Инде кемнәргә карармын,

      Өзелеп сагынганда… –

      ди.

      Һәм егет ике куллап Таһирәсенең башын күкрәгенә кыса, имеш, йөзен аның күперенке чәчләренә куя, иреннәрен аның җылы, йомшак муенына тидерә, имеш:

      «Бәгырем, бәгырем, күз нурым! Нигә алай дисең, нигә елыйсың? Без мәңге, мәңге бергә ич!»

      Һәм кыз, башын аның күкрәгеннән алмыйча, назланып, зарын

Скачать книгу