Матурлык. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Матурлык - Амирхан Еники страница 13
Күреп үткәнебезчә, повестьның төп герое Гөләндәм образының реаль шәхес булуы шик тудырмый. Шуңа күрә Салих Сәйдәшевнең аралашу даирәсендә булган яшь кыз истәлекләре һәм аның шәхси хаты әсәрдәге вакыйгаларның чынбарлыктан алып язылуына шик калдырмый.
Мәгълүматлардан күренгәнчә, әдәби әсәрдә Сәйдәш образын тудырганчы, Ә. Еники аның шәхесен өйрәнә. Әдип белән булган әңгәмә вакытында, Салих Сәйдәшевкә багышланган әсәре турында сүзен дәвам итеп, ул болай диде: «Соңыннан мине Сәйдәшнең танылган еллары турында язарга кыстый башладылар. Күпме уйласам да, хыяллансам да, ул эшкә керешә алмадым… Үземчә болай аңлата алам: иң беренче чиратта композиторлык иҗаты миңа таныш нәрсә түгел. Музыка ничек туа? Ул бик нечкә нәрсә булса кирәк, шуңа күрә профан, дилетант булып язарга ярамый. Салих мәрхүм әйтә торган булган: «Минем колагымда һәрвакыт музыка яңгырап тора», – дип. Ничек яңгырый? Илһам аңа ничек килә? Аларны ничек белергә?»
Татар халкының бөек композиторы Салих Сәйдәшев – Ә. Еникинең күңелендә тирән эз калдырган шәхес. Ул аны «фаҗигале шәхес» дип атый. Әдип Сәйдәшнең беренче чиратта халык композиторы булуына игътибар юнәлтә: «Сәйдәшне исә халык таныды, халык күтәрде…» – дип күрсәтә ул.
Гомумән, Ә. Еники «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестенда халыкта югалып баручы гореф-гадәтләрне, традицияләрне кайтаруның бер чарасы итеп музыканы күрсәтә. Милли музыка, аның