Матурлык. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Матурлык - Амирхан Еники страница 9

Матурлык - Амирхан Еники

Скачать книгу

очраткач җиңеләя. Аның «Районара йомырка базасы» директоры Идият Байгузинның бердәнбер кызы булуын ачыклый, тормыш-көнкүрешен өйрәнеп, тәкъдим ясап, Наҗиягә өйләнә. Кадерле кияү булып кунакка йөри. Аерым йорт сатып алып, шунда тора башлыйлар.

      «Мостафин бу гаҗәеп чәчәкләрне күреп ихтыярсыз сокланды.

      – Нинди тере, матур чәчәкләр! – диде ул, беренче кат телгә килеп. Райком секретареның кәефен ачык белә алмыйча, шуңа пошынып һәм нидән сүз башларга белмичә шүрләбрәк барган председатель шунда ук ашыгып сорады:

      – Кайсы чәчәкләрне әйтәсез, Мостафин абый?

      – Әнә теге уйсулыкта үсеп утырган сары чәчәкләрне әйтәм.

      – Ә-ә, аларны… Әйе шул, матурлар…

      – Ничек атала ул чәчәкләр?

      – Бездә аларны «ут чәчәк» дип атыйлар.

      – «Ут чәчәк?» Исеме дә үзенә бик туры килә икән. Чыннан да, уттай янып торалар бит.

      – Ансы шулай, – диде председатель, бик үк килешеп бетмәгәндәй. Ләкин бер төсенә карап кына «ут чәчәк» дип йөртмиләр аны…

      – Ә тагын нәрсәсе өчен алай дип йөриләр соң?

      – Бик зәһәр булганы өчен… Менә син аны тотып иснәсәң – төчкертә ул, капсаң – авызны уттай яндыра, ышкысаң – тәнне боза. Так што, алама нәрсә, шуңа күрә мал да ашамый аны».

      Ә. Еники «ут чәчәге» детален әсәрнең ахырында гына кертә. Шакир Мостафинның күзен кызыктырган, бөтен игътибарын, күңелен тартып алган деталь автор тарафыннан абстрактлыктан конкретлыкка, чынбарлыкка әйләнеп кайту өчен кулланыла. «Ут чәчәге», «сазлык» детальләрен конкретлаштыруны автор укучыга тапшыра, чөнки Шакир Мостафин кияү булып кергән йорт нәкъ шул детальләрнең тормыштагы чагылышы икән.

      Ә. Еникинең хикәяләү стиленә хас булган бер үзенчәлекне билгеләп үтү кирәк: фикерен ул, өске һәм аскы «агымга» салып, укучыга җиткерә. Ул, «Саз чәчәге» повестен иҗат иткәндә, ике агымны уңышлы файдалана. Язучы позициясен билгеләп, әдәбият галиме Нур Гыйззәтуллин: «Ул Байгузиннарны сурәтләү принципларында да күренә, – дип ассызыклый. – Бу хәл исә әсәрнең тормышчанлыгын да, аның реалистик көчен һәм актуальлеген дә яхшы раслый. Язучының аларны фаш итүендә гаҗәп нәрсәләр юк шикелле, ләкин әсәрне уку дәвамында фаш итүнең сатирик көче ачыклана бара»1.

      Ә. Еникинең сатирик образы – Шакир Мостафинның әбисе – Майпәрвәз ханым. Аның карашлары, позициясе гаиләдә ныгып өлгергән. Беренче нәүбәттә ул ире Идиятне кулга төшерүдә үк үзенең тормыш принцибын эшкә җигә. «Майпәрвәз ханым еш кына: – Ирне көлдергән дә хатын, бөлдергән дә хатын, – дип әйтергә ярата торган иде».

      Гаилә тормышын үз кулына алган Майпәрвәз кызына да ир белән яшәүнең серләрен аңлата. «Беренче кичтән үк ирне үзеңә ефәк җепләр белән бәйли белергә кирәк, –ди иде ул, пышылдап кына. – …Син аңа назлы да бул, киреләнә дә бел, сыланып та торма, салкын да булма. Син аңа буйсын, әмма үз теләгәнеңне эшләтә

Скачать книгу


<p>1</p>

Гыйззәтуллин Н. Әмирхан Еники повестьларының сюжет-композиция үзенчәлекләре // Герой, стиль, осталык. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1972. – 191–208 б.