Матурлык. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Матурлык - Амирхан Еники страница 10

Матурлык - Амирхан Еники

Скачать книгу

йомшак итеп ямау салучы түгел инде. Пылау белән сыйлар, җимеш суы белән сыйлар, ике сүзнең берендә «Шөкер!» дип дәшәр, әмма әрсез-хәйләкәр карашыннан «Менә без сиңа нинди кызыбызны бирдек, кадеребезне бел!» дигән горур кисәтү сизелеп торыр».

      Әлеге әдәби параллельләрдә Шакир Мостафинның эчке көрәше тасвирлана. Йомшак характерлы Шакирны тиң күреп яшәгән Мәрьям, аның итагатьле анасы янында «бәхетне ирдән көткән» Наҗия һәм «министр әбисе булырлык» Майпәрвәзләр Шакирны «үз кубызларына биетеп», сазлыгына төшереп батыралар. Әсәр ахырында Мостафинның килеп туган каршылыкларны хәл итәргә сәләтсез герой икәнлеге ачыклана. Автор Мостафинның ихтыяр көчен сындырган сәбәпләрне поэтик-абруйлы детальләр аша аңлатып бирә. Ул – «ут чәчәге» һәм «сазлык». «Саз чәчәге»ндәге сатирик алымнар «Рәшә» повестенда дәвам итә.

      Ә. Еникинең «Рәшә» повесте 1960 елларга – «Хрущёв җепшеклеге» чоры әдәбиятына карый. Шуңа күрә булса кирәк, ул башка әдипләр күреп бетермәгән якларны ачып сала. Ике вариантта язылган әсәрне әдипкә кат-кат эшләргә туры килә.

      Ә. Еники чорга хас заман героен төп герой Зөфәр образы аша ача. Аның эш-гамәлләре эчке дөньясындагы яшерен уйларыннан, алдына куйган максатыннан аерылып тора: «Ул – реалист, аныңча, баш исән булу гына чын бәхет түгел әле. Исән калган баш ничек яшәр –менә хикмәт нәрсәдә. Ә ул моның серен белә иде: бәхет – үзең теләгәнчә яшәү, бәхет – матди һәм рухи бәйсезлек ул!» Әлбәттә, әсәрдә күтәрелгән бәхет проблемасы һәр образ очрагында индивидуаль чишелә. Әлеге проблемага бәйле рәвештә персонажларны ике капма-каршы төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Беренчесе: Зөфәр Сабитовның эчке кичерешләрен, уйларын, чын ниятләрен белмәгән сурәттә дә төп чыганакны материаль байлыкта һәм акчада дип исәпләүче Зөфәрнең абыйсы Зариф, «әйттем-бетте» Хәмит, маклер Гайсә Курамшин, Зөфәрнең каенатасы. Икенче төркем: рухи яктан бай, шуннан бәхет табып яшәүче Рәшидә, Сәкинә, Таибә абыстай, Хөршид. Әдәби тәнкыйтьтә, Зөфәр Сабитов образын бәяләгәндә, матди байлык, шәхси тормыш кысаларында гына өйрәнү еш күзәтелә. Әмма Сабитов үзе яшәгән иҗтимагый таләпләрдән, хезмәттәшләреннән, эш мохитеннән дә аерылып китмәгән. Әмма әсәрдә аның эш процессын яктырткан бер генә эпизод та юк. Шулай булуга да карамастан, Зөфәрне хезмәт урынына яшерен җепләр бәйләп тора. Шуңа күрә дә, аны бәяләү өчен, «Зөфәрсез ул сыңар кулсыз!», «тәҗрибәле работник» кебек гыйбарәләр кулланыла.

      Зөфәрнең нинди юллар белән максатына ирешәчәге билгеләп куелган: «…агым уңаена агарга… заманга аркылы килүдән сакланырга… һәрвакыт уяу, тыйнак, мыштым булырга кирәк». Аның шушы сыйфатларын тулырак һәм киңрәк ачарга мөмкинлек биргән урын – гаилә. Әнисе Таибә абыстай – Зөфәрнең бердәнбер ышанычлы таянычы кебек, ләкин ана кеше улының мөнәсәбәтен йорт сатып алу вакыйгасында ачык күрә. Йорт Таибә абыстай исеменә языла. Әмма йортка барып урнашканчы ук, Зөфәр аннан васыятьнамәгә кул куюны таләп итә. Моның өчен әнисе Зөфәргә эченнән генә рәнҗи. Ә. Еники иҗатында изге буларак

Скачать книгу