Матурлык. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Матурлык - Амирхан Еники страница 8

Матурлык - Амирхан Еники

Скачать книгу

халыкның җырга мөнәсәбәтен автор халык психологиясен аңлауга ачкыч рәвешендә тәкъдим итә. Нигъмәтулла җырын тыңлаган мәҗлес кунакларының халәтен Ә. Еники болай тасвирлый: «Мәҗлес шундук тынып калды. Җыр һәркемнең йөрәген учлап алды. Кеше, мәрткә киткәндәй, сагышка, хыялга чумды. Кемгәдер яшьлеге кайтты, кемнеңдер күптән онытылган ярасы ачылды, әмма барысын да ниндидер бер искиткеч ләззәт-шашыну биләп алды.

      Җыр бетүгә, табын, аз гына өнсез торганнан соң, дәррәү хәрәкәткә керде. Әллә шатлыктан, әллә исәрләнүдән тыела алмыйча, яман шауларга, көләргә тотындылар, кемдер, сүз таба алмыйча: «Эх-х, Нигъмәтулла-а!» – дип, өзгәләнеп кычкырып куйды…»

      Чыннан да, татар-башкорт халыкларында җыр, моң- ның үзенчәлекле сыйфатларын Ә. Еники танылган җырчы Фәридә Кудашева иҗатын бәяләгәндә дә ачып бирә: «Билгеле ки, безнең татар халкы моң ярата. Сез аның көйләрен генә алып карагыз. Кыр чәчәгенә хуш ис күпме хас булса, безнең халык көйләренә дә моң шул- кадәр хас, табигый нәрсә. Димәк, татар кешесе җырдан иң элек моң көтә, моң ишетергә тели» («Хәтер төене»).

      Әмирхан аганың әсәрләрендәге музыкаль яңгырашның нигезләре бик тирәндә, әдипнең күңел төпкелендә ята.Ә. Еники милли хисләрнең дәвам итәчәгенә өметләнеп яши. Ул геройларын да халык вәкилләре арасыннан сайлап ала. Шундый геройларның берсе – мәшһүр композитор Салих Сәйдәшев. Ә. Еникинең җитмешенче елларда иҗат ителгән «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестен татар музыкаль дөньясын сурәтләүнең бер үрнәге дип кабул итәргә кирәк. Билгеле, әсәр Салих Сәйдәшев тормышында ясалган беренче адымнарны күрсәтүгә генә багышлана. Әдипнең максаты – Салих Сәйдәшевнең композитор булып танылуында халык җырларының хәлиткеч ролен күрсәтү.

      «Гөләндәм туташ хатирәсе» әсәрендәге музыкаль яңгырашка Энгель Нигъмәтуллин да игътибар иткән. «Гөләндәм туташ хатирәсе» – Еники иҗат юлында яңа табыш, –дип башлый сүзен әдәбият белгече, – мәсьәлә темада яки яңа тормыш материалы сайлап алуда гына түгел. Хикмәт баш герой карашларының симфоник-полифоник яңгырашында, дөньяны мул итеп, куәтле сурәтләр аша күрүендә. «Монда нинди фәлсәфә, дип сорарсыз. Моң дип әйтсәк, дөресрәк булмасмы? Әйе, моң бар, настроение бар, яхшы музыка бар», – дип дәвам итә Э. Нигъмәтуллин.

      Әдип моң алиһәсе булган кешеләр образын гына тудырмый, фән дөньясын үстерүчеләргә дә игътибарын юнәлтә. Арада фән кешеләренең шәхси тормышын чагылдырган «Төнге тамчылар» әсәре аерылып тора. Хикәя калыбына кабат кайтып карасак, бөтенләй без уйламаган яклар ачыла. Әдипнең чорга бәясен, дөньяга карашларын чагылдырган әсәрдә чынбарлыкның яшереп бирелгән күренешләре белән очрашабыз.

      Әгәр әсәргә салынган вакыйгалар белән әдипнең шәх-си тормышын тәңгәл куйсак, бик кызыклы гына күзәтүләр ясый алабыз. Аның шәхси биографиясенә күз салсак, 1930 ел-ларда Баку (Азәрбайҗан), Маргилан шәһәрләрендә яшәп алуы мәгълүм. Нәкъ репрессия елларына туры килгән мәгълүматның иҗатта чагылуына игътибар да

Скачать книгу