Матурлык. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Матурлык - Амирхан Еники страница 5

Матурлык - Амирхан Еники

Скачать книгу

сыйфатлар белән ачыла: солдат туган шәһәрен, урамнарын, йортларын сагынып кайткан («Икенче көнне»), сугыштан кайтучы санитар эшелонындагы яралы егет, сөйгәне Таһирә җырын тың-лап, туган якларын, якыннарын күздән кичерә («Кем җырлады?»), Тамара Сергеевнаны сугыш ялгыз калдыра, иң кадерле якыннарын алып китә («Ялгызлык»), Локман картның нәсел җебе өзелү куркынычы туа («Тауларга карап»). Әдипнең барлык әсәрләрендә дә сагыш, хафала-ну, сугыш сөреме алып килгән бәла-каза тасвирлана. Ә. Еники әсәрләрендә күтәрелгән проблемаларның күб-рәк мораль, әхлак ноктасыннан карап хәл ителүен тәнкыйтьче Ф. Миңнуллин билгеләп үтсә, Г. Халит, Н. Гыйз-зәтуллин, Ф. Хатипов, Р. Сверигин, М. Җәләлиева, Р. Са-лихов, Ф. Бәширов, Д. Ибәтуллина, А. Карамова геройларның психологик җирлектә ачылуына игътибар итә. Әмма язучы иҗатында әлеге ике башлангыч бер-берсен тулыландырып килә. Шуңа нигезләнеп, бу чорда Ә. Ени-ки тудырган персонажлар, әдәби образлар әхлакый-психо-логик нигездә ачыла башлый дигән нәтиҗә чыгара алабыз.

      «Ялгызлык» хикәясе – Казан янындагы «Бөреле» җәнлек фермасындагы вакыйгалар белән бәйле, фәлсәфи фикергә корылган әсәр. «Тамара Сергеевна безгә килгәндә егерме алты-егерме җиде яшьлек нәфис хатын иде, инде менә утыз бишкә дә җитеп килә. Кара чәчләрендә сирәк кенә ак җепләр дә күренгәли башлады, күз төпләрендә вак кына челтәр дә пәйда булды, яңак сөяге астына беренче сызык та ятты. Ләкин шулай да яшьлек гүзәллеген җуеп бетермәгән иде әле… Ләкин барыбер инде ул – көзге чәчәк, тагын берничә ел – һәм ул сабагында шиңәчәк». Шул рәвешле, көзге чәчәк символик деталендә авторның киләчәккә карата фаразлары белән танышабыз.

      Ә. Еники хис һәм әхлак нормалары арасындагы бәрелешне күрсәтергә тели. Бер яктан, ярату хисенең көче, ялгызлыктан котылу чарасы, икенче яктан, гадәти булмаган хәл – яшь егет белән тора башлау, ягъни дини йолаларга каршы төшү. Тамара Сергеевна характерының әхлакый-психологик нигезендә контрастлыкка очрыйбыз. Шушы шартларда төп героиня характерына хас булган тәвәккәллек, тормыш китергән авырлыкларны җиңүгә көч табу, әйләнә-тирә мохиткә игътибар итмичә, үз интуициясенә таяну, бәхетле тормыш корырга омтылыш сыйфатларын очратабыз. Герой характерындагы ике башлангыч – әхлак кагыйдәләренә каршы төшү һәм бары тик шәхси интуициягә генә ышану – аны һәлакәткә алып килә.

      Чыннан да, Тамара Сергеевнаның өметен, ышанычын баглаган кеше – үзеннән сигез яшькә кече егет Петя Котов булып чыга. Автор – хикәяләүче персонаж теле белән Тамара Сергеевнаның яңа тормыш башлау сәбәбен түбәндәгечә аңлата: «Ләкин, кабатлап әйтәм, мәсьәлә тирәнрәк һәм катлаулырак… Ялгызлык, әйе, ялгызлык! – Менә нәрсә, минемчә, аңлатса кирәк Тамара Сергеевна кичергән тирән йөрәк фаҗигасен…» Язучы ялгызлык проблемасын әхлакый нормалар белән эчке дөнья, психологик халәт арасындагы каршылык сәбәбе дип аңлата.

      Шул рәвешле, сугыш чоры хикәяләрендә ялгызлык проблемасы башка геройларның төп геройга мөнәсәбәте яссылыгында хәл ителә: ялгыз баланы Зариф коткара,

Скачать книгу