Матурлык. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Матурлык - Амирхан Еники страница 12
Әдип иҗатындагы 1970–2000 елларны иңләгән өченче чорга «Тынычлану», «Без дә солдатлар идек», «Гөләндәм туташ хатирәсе», «Соңгы китап», «Кояш баер алдыннан» кебек хикәя, повесть, эссе-истәлекләр, публицистик язмалары һәм күпсанлы мәкаләләре керә. Алар язучының иҗат кыйбласы буларак бәяләнергә лаек. Шушы үзенчәлекне күздә тотып, әлеге иҗади этапның асыл мәгънәсен ачыклау урынлы булыр.
Чын милли характерларны Ә. Еники «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестенда да тасвирлый. Аның үзәгендә –татар халкының күренекле композиторы Салих Сәйдәшев. Әлеге образ очраклы рәвештә генә тумаган. Еники үз повестенда Сәйдәшнең танылган композитор вакытын түгел, ә бу өлкәдә ясаган беренче адымнарын күз алдына бастыру бурычы куя.
Ә. Еники Салих Сәйдәшев образын гәүдәләндерүнең бик уңышлы бер юлын тапкан. Әсәр «Гөләндәм туташ хатирәсе» повесте героеның прототибы Фатимаи Зөһрә истәлекләренә нигезләнеп язылган. Бу турыда Ә. Еники белән булган бер сөйләшү вакытында ачыкланды.
Әдипнең кулына уналты битле көндәлек дәфтәре килеп керә. Аны кайчандыр Казанда яшәгән, соңыннан Ташкент шәһәрендә гомер кичергән бер яшь кыз яза. Баштарак кулына төшкән истәлек дәфтәрен кире кайтарып биргән булса да, Ә. Еники, еллар узганнан соң, Ташкентка барып, адресы буенча дәфтәрне эзләп таба. Бу вакытта аның авторы Фатимаи Зөһрә вафат була. Бары тик аның кызы гына, әнисенең интим тормышы белән бәйле булган хатирәләр буларак, аны саклап кала. Әлеге истәлек дәфтәре Салих Сәйдәшев музеена тапшырыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Ә. Еники, истәлек мәгълүматларына нигезләнеп, Салих Сәйдәшевнең музыкага булган мәхәббәтенең нигезләрен, татар халкының буыннан-буынга күчеп килгән җырларын белүе, аның нечкәлекләрен өйрәнеп, алдагы буыннарга тапшыруга омтылышын сурәтләү аша ачып салган. Икенче төрле әйткәндә, мәшһүр композитор булып танылган Сәйдәшевнең башлангыч чор иҗат эшчәнлеге үк халык җырларына барып тоташа. Шуңа күрә аның ягымлы, моңлы көйләренең нигезен халык җәүһәрләреннән эзләү максатка ярашлы. Сәйдәшев үзенең шәкерте Гөләндәмгә «Агыйдел» көен нота буенча уйнарга өйрәтеп кенә калмый, барыннан да бигрәк, аның гүзәллеген тоярга, көйгә салынган табигый бизәкләрне күзалларга өнди: «Мәсәлән, ярларына сыя алмагандай бөтерелеп, кызу гына аккан Идел үзе… Аргы якта киң тугайда киез эшләпә кигән агайлар тезелешеп печән чабалар… Ә бирге якта, су читендә, ап-ак казлар кагына».
Повесть битләреннән күренгәнчә, Сәйдәшев, шәкертен музыка серләренә өйрәткәндә, җырны, көйне төшендереп кенә калмый, татар музыкасының барлык нечкәлекләрен белеп, аны тоеп уйнау, җырлау өчен барлык мөмкинлекләрне ачып бирә. Әйтик, (Сәйдәшев) авыл көе «Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем»не үзенең шәкертенә төшендергән вакытта үз халәтен болай