Матурлык. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Матурлык - Амирхан Еники страница 17

Матурлык - Амирхан Еники

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә, чыннан да, бу егетнең сөйгәне Таһирә иде.

1956

      ЯЛГЫЗЛЫК

      (Хикәя)

      …Шушы елның февраль аенда мин Казаннан ерак түгел Бөреле совхозына барып чыккан идем. Бу зур һәм бай бер хуҗалык, биредә нәселле кроликлар һәм кара төлке, кеш, чәшке кебек кыйммәтле җәнлекләр үрчетәләр. Совхозга минем беренче генә килүем түгел, моннан биш-алты ел элек килеп, мин биредә берникадәр вакыт торып киткән идем инде. Шуңа күрә совхоз үзе дә, аның кешеләре дә миңа бераз таныш иде.

      Директорның иркен бүлмәсендә совхоз хәлләре турында сөйләшеп утырган чакта, мин шул танышлардан берсен искә төшереп сорадым:

      – Әйтегез әле, Николай Михайлович, сезнең хатын-кызлардан бер белгечегез бар иде, исеме, ялгышмасам, Тамара… Тамара… Ничек кенә үзе?

      – Тамара Сергеевнамы?

      – Әйе, Тамара Сергеевна. Бармы ул ханым, эшлиме хәзер дә?

      – Ә сез аны беләсезмени? – диде директор минем соравыма каршы.

      – Элек килүемдә ул миңа үзенең төлкеләрен күрсәтеп йөргән иде. Сезнең кара төлкеләр фермасында баш зоотехник иде шикелле ул… Дөресме?

      – Дөрес, шулай… Ләкин хәзер юк ул бездә, китте бездән, күптән китте инде.

      Николай Михайлович моны ничектер эчке бер кызгану белән әйткән кебек булды, һәм мин моңа, билгеле, игътибар итмичә калмадым, шунлыктан тагы да кызыксына төшеп сорадым:

      – Ни өчен китте? Нинди сәбәп аркасында? Әгәр сер булмаса, бәлкем…

      – Юк, сер түгел, – диде Николай Михайлович, минем сүземне бүлеп. – Ләкин аның китүенең сәбәбен бер сүз белән генә әйтеп бирү дә читен. Үзенә күрә бер вакыйга булды ул.

      – Шулаймыни? Алайса, сөйләгез әле! Гафу итегез, болай үтенеп, мин сезнең вакытыгызны алмыймдыр ич?

      – Зарар юк, конторада эш сәгате бетте, иркенләп сөйләшеп утырырга була хәзер, – диде ул, көлемсерәп.

      Чынлап та, кышкы көн сүнеп бара иде инде. Бүлмә эченә сыек караңгылык акыртын гына иңә башлады, шулай да ут кабызырга иртәрәк иде әле. Николай Михайлович, үзе әйткәнчә озаклап сөйләшергә җыенгандай, иркен креслосының артына ята төште, өстәлдә яткан «Казбек» тартмасыннан үрелеп, ашыкмыйча гына папиросын алды. Бу – кырыкларга җитеп килгән таза, мәһабәт кеше моннан ике-өч ел элек кенә шушындагы белгечләрдән күтәрелгән директор иде. Аның белән беренче тапкыр гына очрашып сөйләшүем булса да, ул миңа ошап өлгерде. Фасон тотып маташмый, ягъни директор икәнлеген белдереп тору кайгысыннан азат, һәрвакыт үзенең табигый хәлендә, ләкин табигый хәленә аның бәйсезлек һәм үз-үзенә ышану хас булса кирәк, һәркем белән бертөсле, алдына килүченең йөзенә күтәрелеп карарга һәм сүзенә җавап бирергә иренми, кыскасы, чын кеше һәм әйбәт директор булырга тиеш.

      …Менә ул миңа ике сәгать чамасы вакыт диярлек кеше язмышы турында сөйләде. Белмим, бик мавыктыргыч итеп сөйләдеме, әллә вакыйгасы бик гыйбрәтле идеме,

Скачать книгу