Матурлык. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Матурлык - Амирхан Еники страница 39

Матурлык - Амирхан Еники

Скачать книгу

кошчык шикелле куркып-калтыранып аңардан гел нидер көтә торган булып киттем. Мин инде аның һәр сүзенә, һәр карашына әһәмият бирә торган булдым. Йөрәгендә ни аның, уенда ни – тизрәк беләсем, тизрәк төрле шикләрдән котыласым килә…

      Ләкин сез мине дөрес аңлагыз: бу әле мәхәббәт түгел, бу бары кыз баланың язмышына хуҗа буласы кеше белән соң чиктә кызыксынуы гына иде. Йөрәгемдә аңа карата чын мәхәббәт бармы, юкмы – ул кадәресен мин белмим әле… Әгәр ул миңа: «Мин сезне сөям, сезгә өйләнергә телим», – дисә, минем җавабым ничек булачак – анысын да белми идем әле…

      Әмма ул горур, аз сүзле, үзен салкын тота торган егет иде, шуның өстенә, әйткәнемчә, эшкә йотылды, иртә китә, кичләрен соң гына кайта, һәм без бик сирәк очраша идек. Ә ике йорт арасында ниндидер сөйләшүләр бара, нәрсәдер эшләргә җыеналар, мин моны сизеп торам, һәм бу хәл мине торган саен ныграк борчый иде.

      Менә шулай җанымны кая куярга белмичә, эчтән төрле шикләр белән газапланып йөргән чагымда, һич көтелмәгәндә, әнием белән минем арада гаять җитди бер сөйләшү булып алды. Көтмәгәндә, дим, чөнки борчылып көткәнемне нәкъ менә әнием авызыннан ишетермен дип, һич күңелемә китергәнем юк иде. Ни ишетсәм дә, Нәҗипнең үзеннән ишетермен дип йөри идем… Ничек булды ул, диегез. Көннәрдән бер көнне мин, кичкырын гына институттан кайтып, ялгызым гына ашарга утырдым. Бераздан каршыма әнием килеп утырды. Әти кайтмаган иде әле, аулак, тын бүлмәдә без икәү генә идек. Әнинең йөзенә карагач та, мин ниндидер зур сүз буласын сизеп алдым – моңарчы бер дә күренмәгән бик җитди кыяфәт иде аңарда… Минем йөрәгем кысылып куйды, тәнем буйлап бизгәк калтыравы йөгереп үткәндәй булды. Әнием бераз дәшми утырды, кулы белән, ашыкмыйча гына, эскәтерне сыпыргалады, аннан акрын-сабыр гына болай дип сүз башлады:

      – Кызым, – диде, – сүземне игътибар белән тыңла: соңгы вакытта без синең киләчәк бәхетең турында кайгырта башладык. Сиңа бик әйбәт пар табылып тора… Кем турында әйтүемне, шәт, үзең дә аңлыйсыңдыр?

      Мин дәшмәдем. Әнием дәвам итте:

      – Сүз Нәҗип турында бара, кызым… Егет, үзең беләсең, бик әйбәт, бик акыллы, яхшы гаиләдә яхшы тәрбия күреп үскән… Белеме бар, һөнәре бар, киләчәге бик өметле, бик матур булыр кебек… Әнә хәзердән үк ничек күтәрелеп бара! Андый кеше сирәк очрый ул, кызым… Әтиең белән без менә аны синең өчен бик мәгъкуль егет дип табабыз, әйе… Син үзең дә безнең белән килешерсең дип ышанабыз. Шулай түгелме?

      Мин тагын бер сүз дә әйтә алмадым, тик башымны гына түбән ия төштем. Әнием нигәдер авыр гына сулап куйды.

      – Әлбәттә, – диде ул, – тормышка чыгу, бүтән берәү белән тормышыңны бәйләү йөрәк эше ул, ә йөрәккә кушып булмый, ул үзе аны теләргә тиеш. Без моны аңлыйбыз, сине һич ихтыярсызларга теләмибез, әмма шулай да синең сүзеңне ишетәсебез килә. Безгә калса, син аны, Нәҗипне дим, ярата алыр идең. Дөрес түгелме?

      Бик кыен иде минем хәлем, әллә ничек кенә, һич зиһенемне җыя алмыйм, ләкин нидер әйтергә кирәк. Һаман дәшмичә калу ярамый

Скачать книгу