Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 37
Бүген аның ял көне. Тик ул шундук китапка ябышмады. Җылы башак салынган улакка ташланган ач сыер түгел лә ул! Ул китапларның тәмен белеп, кабаланмыйча укырга ярата. Бүген дә шул гадәтенә тугры калды, тик берара үз-үзенә урын таба алмый йөдәде. Эче пошкандай, әле келәткә кереп чыкты, әле өй бүлмәләрендә айкалды. Әле үткән-сүткәннәр исенә төште, күңелен әле яңа вакыйгалар биләде. «Риза абый белән озаграк утырасы калган, – дип уйлады ул. – Җүнләп сөйләшеп тә бетермәдек». Гадәттә, алар әллә нәрсәләр хакында сүз куерталар, бәхәсләшәләр…
Ахырда түзмәде, кер машинасында кызарына-бүртенә кер юып яткан хатыны Хәкимә янына чыгып басты.
– Менә, карчык, соңгысы, – диде ул һәм, хатынын үчекләгәндәй, кызыл тышлы китабын әйләндергәләп алды.
– Ай-һай!.. – диде Хәкимә.
– Нәрсә «ай-һай»?
– Соңгысы микән дим. Ничәнчесе инде?
Тәхау китапның өченче битен ачты да, Риза кулы белән язылган шәмәхә саннарны укып, ниндидер горурлык сизелеп торган тавыш белән, тик ничектер моңсу һәм әкрен генә:
– Алты мең дүрт йөз утыз җиденчесе, – диде.
– И Алла! Бу көннәрне күрергә дә насыйп булыр икән! – диде Хәкимә, сабын күбегенә буялып беткән кулын сөрткәләп. – Инде ничек торырсың икән соң? Китапсыз дим.
– Киләсе кварталда китапханәче тагын алып кайта.
– Әйтәм ич!.. Ничек туйдырмыйдыр?.. Бусын укып бетергәч, бәлки, үзеңә генә яза башларгадыр?
Тәхауның күкрәгендә ниндидер бер авырту уянып киткән сыман булды: Хәкимә кер юу машинасының капкачын ачып җибәрде. Аннан, ачык читлектән азат ителгән кошлар кебек, эреле-ваклы дистәләгән сабын куыгы очып чыкты. Алар йөзләрендә дөньяны чагылдырып ялтыраштылар да, бераз күтәрелүгә, тавышсыз гына юкка чыгып беттеләр.
Тәхау ямьсез яшәмәде. Укыган бер китабы саен, караңгы төннәрдә яктырган күбәләкләрдәй, аның хыялында ак кәгазь белән алтын каләм хәрәкәткә килә иде. Менә шушы сабын куыкларыдай ялтырашып, аның күз алдыннан ничәмә-ничә еллар йөзеп үтте. Ул елларның һәркайсында Тәхауның хыял дөньясы чагыла иде дә өн-тавышсыз гына сүнеп юкка чыга иде. Ул хыяллар – язылмаган китаплары аның…
– …Бәлки, үзеңә генә яза башларгадыр?
– Янгын сүндерүче белән йоклап туйдың мәллә?
– Тагын кем белән йокларга кушар идең?! – диде гаҗәпсенгән Хәкимә.
– Язучы белән, мәсәлән.
– Язучы белән?
– Язучы белән, карчык. Мал врачы белән генә йоклау мине туйдыра башлады.
– Тагын кем белән йоклар идең, оятсыз? – дип, Хәкимә еларга ук кереште.
– Язучы хатыны белән.
– Укый-укый соңгы акылларың чыгып бетә бит инде, бәгырькәй!
– Язучы хатыны буласың киләме соң?
– Каян килгән ди безгә язучылар?
– Ә мин? Кара бу мыекны?! Галимҗан Ибраһимовныкыннан кимме әллә?
– Аның чәче булган. Ә син пеләш.
– Пеләш