Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 39
Шул бер йотым су аңа гомер буена тынгылык бирми килә. Бу хакта беркемгә дә сөйләгәне юк. Әллә ничек шунда, оят. Иң элек энеләреннән. Алар оныткандыр да инде. Хатынына да сөйләмәде. Хәкимә белән аның арасында яшертен серләр күптән юк инде югын. Ир белән хатын тормышы ачкыч белән йозак кебек бит ул. Бер-береңә туры килмәсәң, изалану гына. Ә туры килер өчен, ачкычның йозакка билгесез чемәге, йозакның ачкычтан яшертен биге булмавы кирәк. Тәхау белән Хәкимә шулай яшәде дә. Аңа сөйләмәгән бердәнбер нәрсәсе шул: бер йотым су. Ә сөйлисе килә үзе! Бүген аеруча. Күңелдән ташыр дәрәҗәдә. Язучылык та шундый шөгыльдер ул, бәлки – яшертен, үзеңә кадерле, сине борчып торган, йокы бирмәгән сереңне кешеләргә сөйлисе килү. Тик оялып. Хәкимәгә сөйләргә дә шул ирек бирмәде.
Карандаш очын теле белән юешләп, Тәхау дәфтәр битенең нәкъ уртасына бер сүз язып куйды: «Су». Һәм башлады. Берни күрмәс, дөньяның бернинди өнен ишетмәс булды. Әйтерсең лә буранлы төндә җигүле чанага утырып бара. Андый чакта бар ышанычыңны ат сизгерлегенә тапшырасың – дилбегәне бушатасың. Инде юлга ат үзе хуҗа. Тәхауны да, шул ат шикелле, күңеленнән ыргылып торган ниндидер бер аваз әйдәп китте. Тик ул аваз белән аның арасында ниндидер дилбегә бар бугай. Тәхау бөтен көченә шуңа ябышкан, ул менә-менә шартлап өзелер күк. Тәхауның үз күңелен, бөтен дөньяга күренерлек итеп, кешеләр алдына җәеп саласы килде.
«Сыер какысының чәчәк аткан чагын күргәнегез бармы? Яр буйлары, тугайлар, күл тирәләре сап-сары була. Кояшта ялтырап торган җиз ләгәнмени! Чын менә! Ышанмасагыз, безнең авылга килеп карагыз… Тик хәзер соң шул инде. Бераз алданрак кирәк иде. Моңарчы кайда йөрдегез соң? Шайтаным да үсми хәзер су буйларында! Бушлыкларда да. Маллар белән тракторларга таптатып бетердек. Янгын машинасыннан су сиптереп үстерәсеңмени хәзер аларны? Үзебез гаепле, нәрсә аны… Ә исе дә иде соң, исе! Бөтен авылга тарала иде. Иртә-кичен яңа сауган сөт исе дә сыер какысы исе иде. Сыер какысы исе сыер какысы исе инде ул, җәмәгать!»
Аны язуыннан бүлеп, ләүкә астындагы бака аваз салды. «Дөрес, сыер какысының ни катнашы бар минем йотым суда?» Язган битен ертып, мич авызына ыргытты. «Ул көнне үләнгә бардык без. Июль башы иде инде. Сыер какысы чәчәген койган чак», – дип уйлады ул. Тирләгән маңгаен күлмәк җиңе белән сөртеп алды да, карандаш сөрмәсен төкереге белән юешләп, тагын язып куйды: «Су!»
«Беренче һәм соңгы тапкыр мин үземне унөч яшемдә үтердем…»
Болай башлау Тәхауга ошады. Нәрсә сузып торырга? Яр да сал. Тегермәнче Галәветдин сымак, комнан бау ишмә. Әнә нәрсә дип сөйләп ята беркөнне! Имеш, эчкәннәр болар. Эчсәләр соң! Әллә Тәхауныкын эчкәннәрме? Мактана! Сезнең эчү эчүмени ул, янәсе. Менә алар ичмаса!.. Эчкәннәр, эчкәннәр… Берзаман теше сызлый башлаган моның, үтерә язып. Берсе кит- кән Мәфтуха әбиләргә. Сөлеккә. Алып килгәннәр бер банка сөлек, Галәветдиннең бөтен битенә каптырып куйганнар. Күзе генә агарып кала тегенең. Сизә бу – суыралар моның ка- нын. Суыралар да, туеп, тегермән ташына коелышалар