Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 42
– Үз өлешемне үземә алам мин. Сиңа соңгы тамчысы гына эләгә.
– Соңгы тамчы су – иң җитмәгәне, иң кирәге… иң татлысы, – дип пышылдады Хәкимә, сулышы белән аның колагын кытыклап.
Ә яңгыр яуды да яуды, яшен яшьнәде дә яшьнәде.
– Шәп ява, – диде Хәкимә.
– Җир туярлык була.
– Ул туйса, без тук инде.
Беравык сүзсез генә тыңлап яттылар.
– Хикәяңне нишләтәсең?
Тәхау торып газ кабызды да, дәфтәрен урталай ачып, почмагына ут элде.
– Нишлисең?
– Янсын, карчык. Йөрәкне көйдереп тормасын.
– Кызганыч.
– Кызганычрак шул. Ә мин аларның кызыкларын яратам. Кызганычларын түгел.
Өйне тутырган сары ут шәүләсен яшеннең зәңгәрсу яктысы басып киткәләде.
– Дөрес әйтәсең син, карчык. Янгын сүндерүче янгын сүндерүче инде ул. Язучы түгел.
Ә олы яктагы телевизор өстендә Тәхауны авыл китапханәсендә алты мең дүрт йөз утыз җиденче сан белән йөргән кызыл тышлы китап көтеп тора иде. Тәхау ул китапны кем язганын һәм аның ни хакында икәнен иртәгә генә белер.
КӨРӘШЧЕЛӘР
Сабан туена өч атна кала дигәндә, колхоз председателе Исрафил Бакиров үз малаен – тракторчы Заурны иптәшләр судына бирде.
Район үзәгеннән шылтыратканнар иде. Шуннан башланды да.
– Карале, Бакиров, элеп алыйк та селкеп салыйк. – Исрафил «элеп алыйк та селкеп салыйк» дигәннән аның кемлеген шундук таныды: авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хәсбиев иде ул. – Синең дә чәчүдән соң бераз тын алган чактыр. Урып-җыюга хәтле каплыйк та куйыйк без синең буаны…
Колхоз зур итеп буа будырмакчы иде. Авыл бер елны да буасыз калмый анысы. Ел саен май азакларында тирес, чыбык-чабык, туфрак өеп, коеныйм дисәң зарланмастай су җыярлык бернәрсә укмаштырып куялар. Егерме еллар элек ун-унбиш көн бөтен авыл халкы буа торган тегермән буасын хәзер бульдозер биш сәгатьтә өеп бетерә. Ә тегермән ташлары инде ничәмә еллар электр белән әйләнә. Ләкин суның, буаның хаҗәте беткән юк – хәзер үләнгә хәтле су сибеп үстерәләр. Өч йөз гектар люцернага җәй буена җәннәт – көн дә яңгыр.
Культуралы көтүлек. Әүвәлге болыннарны культурасыз димиләр иде. Кинәт кенә – культуралы! Тамаша! Бакиров бу сүзгә һич канәгать түгел: нинди көтүлек булсын – печәнлек ич!
Инде менә йөз сажиннар астарак иң биек ярлы бер төшкә, мәңгелек итеп, бетон субайлар белән яңа буа буарга да чират җитте. Элек кем уйлап, кемнең төшенә кергән – авылның үз диңгезе шаулап торачак.
– Керешик соң, – диде Исрафил.
– Проектны тузан басмагандыр бит әле?
– Каккалап торабыз вакыт-вакыт.
– Бүген-иртәгә килеп төшсеннәр алай булгач безнекеләр. Карарсыз.
– Төшсеннәр. Карарбыз.
– Ярый соң… Ә, Бакиров, карале! Теге болыныңа да керешсәк, ә? Инеш, буа буйлый алтмыш гектар тигез