Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 45

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар

Скачать книгу

булсаммы?! Мин булсам, ул гаризаны… – Хатыны гаризаны нишләтергә теләгәнен күрсәтте. Аннары, йомшак кына итеп, җыр башлагандай сузып кына, әкрен-әкрен үкерүгә күчеп еларга кереште. – Әй-йеү-уу-ыы-хы-хый… – Бу озакка иде. Хатыны сулкылдавына кушылып, Бакировның кулбашы сызларга кереште.

      Шушы сөйләшүдән соң, Заур ике кич өйдә кунмады. «Шәп. Төшенгән, димәк, ояла», – дип уйлады Исрафил.

      …Һәм менә суд. Көн яңгырлы иде, эштән туктап тордылар – шуңа күрә генә җыела алдылар. Авыл Советы бинасына шул тирәдә эшсез тулганган байтак ир-ат кереп тулды.

      – Аның хәтле генә сыер туктап койрыгын күтәрсә дә саргая инде ул. Ә монда – илле тәңкә! – дип тел шартлатты Әкрам карт. Ул гомерен янгын каланчасында үткәргән, һәм шунда теле дә шактый үткерләнгән иде. Шуңа күрә кушаматы да – Әтәч. Керешсә, шул теле белән үтмәс пычактай актарып кисә. – Сыерың койрык күтәргән саен илле тәңкә түли башласаң… артыннан чиләк тотып йөрергә риза булырсың.

      Чыраен да сытмады. Халыкка беркавым тын алырга ирек бирде дә:

      – Ә мескен Зиннәтулла нишләр? – дип салды. Тимерче Зиннәтулланың артыграк төшереп йоклаганда ике яшьлек бала хәлендә калгалый торган «һөнәре» барлыгын беләләр иде. Үзе дә шушында утырганга, Әкрамның шаяртуы бигрәк тә әче килеп чыкты.

      Зиннәтулла:

      – Минем матрас – көрәш мәйданы түгел, штраф түлисе юк! – дип сикереп торган иде, Әкрам аны тиз утыртты.

      – Синең түшәгеңнең нинди көрәш мәйданы икәнен карап торган юк анысы. Монысын инде бер син дә хатының гына беләдер…

      – Әтәч тек әтәч!

      Зиннәтулла шөпшә чаккандай үрсәләнеп чыгып китте. Бөтен кеше тын ала алмый көлеп калды.

      Иптәшләр суды рәисе Вәлиша Хуҗин нишләргә белми торды. Башкаларга җитди сабак булырга тиешле судның мондый юнәлеш алуы Исрафилны да борчуга салды. Хәлне тагын шул ук Әкрам карт үзгәртеп җибәрде. Халыкның тына төшүен көтеп торды да бүтәннәргә ияреп көлгән Заурга текәлде:

      – Ә синең авыз ник ерык?

      – Кызык ич, – диде Заур.

      – Кызыгы алда әле, энем… Беләсеңме күпме ыштраф түләтергә кирәк синнән?

      – Илледән дә ким түгел, – диде Исрафил, беренче гаризасында язганны исенә төшереп.

      – Миңа димәгәе, – диде Заур тыныч кына. – Өч көндә эшләп алам мин аны.

      Әкрам картның күзләре түгәрәкләнеп килде:

      – Ник ул хәтле күп? Мин, каланчада көн дими, төн ди- ми авылны ут-күздән саклап, бер айга шуның хәтле генә алам.

      – Ә син аммиак ташып кара, Әкрам бабай. Саксызрак йөрсәң, борчак бете шикелле, өч минутта кәкрәеп катасың син анда.

      – Ә миңа димәгәе, беләсеңме күпме чәпәргә кирәк сиңа ыштраф? – Әкрам карт, бик мәгънәле сүз әйтергә җыенганын белдереп уйлап торды да, бүлмәдәгеләрне сынагандай күз йөртеп чыккач: – Йөз тәңкә! – диде. – Ул агулы үләнне ашап, минем кара сарык үләргә мөмкин идеме? Юк, йөздән ким ярамый.

      – Иптәшләр суды ун сумнан да артыкны бирә алмый, – дип төзәтте рәис Вәлиша. Исрафил моны онытуына оялып куйды. Кызган баштандыр инде.

      – Чарасына

Скачать книгу