Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 48
– Сөткә кергәнсең. Шуннан бер адымдагы кибеткә дә керә кайтсаң, аягыңа сөял чыгар идемени? – ди Гыйззәт канәгатьсез генә.
– Букчага сыймый.
– Буш кулыңны селтәп кайттыңмы?
– Ә портфель?
– Култык астыңа кыстыр идең.
– Портфельнеме?
– Ипине! – Гыйззәтнең тавышы шактый күтәренке чыга. – Гомумән, ипи мәсьәләсендә безгә карашны үзгәртергә вакыт. Тормыш үз төзәтмәләрен кертә. Монда альтернатива булырга тиеш тә түгел, мөгаен. Ни гомер һаман бер проблема! – Кызса, Гыйззәтнең шулай гаилә бәхәсен фәнни нигездә хәл итәргә омтыла торган гадәте бар. Сүзне ул тарих белән бәйләп тәмамлый: – Хан кызы булып беттегез…
– Көн дә вакытында кайтсаң, ярты бөтен ипи ала кайтырга елап торыр идемме соң мин, йа Хода! – Әйткәненә фаҗигалерәк төс бирер өчен, Кәүсәрия кулларын ялварган кыяфәт белән югарыга җәеп җибәрә. – Шәп принцип, көнләшеп үләрлек! Подъезд төбендәге ипи кибетенә төшеп менәр өчен, ярты сәгать тарткалаша. Фельетон язарга менә дигән чимал, игътибар ит, иптәш корреспондент.
– Хәзер фельетоннарны шул хакта язсаң гына инде, – дип килешә газета корреспонденты Гыйззәт һәм плащын да киеп тормастан чыгып китә. Ул тиз арада әйләнеп керә дә өстәлгә ярты бөтен ипи китереп куя. – Ә нигә ул ипине ике көнгә бер бөтен итеп алмаска? Врач миңа искергәнрәк ипи ашарга куша.
Бер-берсенә карашмый гына ашый башлыйлар.
– Андамыни эш?!
– Күптән шулай диләр аны. Белмиләр ди хәйләңне.
– Хәйлә?
– Хәзерге заман ирләрен ипи белән кендегеннән бәйләп куя алам дисеңмени? Синең баш булып синең баш шуңа җитмәгәч.
– Бәлки, мин… синең тавышыңны ишетәсем килептер… – ди Кәүсәрия, өчәр күрәгә салып, чәй ясый. – Кирәкми миңа синең ипи алып кайтуың. Миңа синең вакытында өйгә кайтуың кирәк.
Ире, ни әйтергә белмичә, тамагын кырып ала.
– Кухняга яңа урындыклар аласы бар икән, – ди ул, бик зур ачыш ясагандай. – Аяклары какшаган, селкенәләр. Алганыбызга дүрт ел ич инде.
– Боларына бер ел. Тегеләрен әниләргә бирдем.
Үзенең кем икәнлеген белгертергә сәбәп чыгуына эчтән куанып, инде ире һөҗүмгә күчә:
– Һаман әнкәләреңә! Нинди эш ул? Сатып алырга өлгермисең, икенче көнне үк аларга күчә.
– Алар модадан чыккан иске әйберләр ярата… Улыбыз Шамил туганга бер ел үттеме-юкмы – анысын да аларга биреп җибәрдек ич. Инде алты ел тора! Моңа каршы килмәдең шикелле?
Гыйззәткә дә чигенергә туры килә. Алай да нинди җиңелүдә дә ир ир булып кала белергә тиеш:
– Барыбер аяклары какшаган, – ди ул, карышып.
– Юк.