Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 20
Берзаманны остазым – аңа Муса Җәлил турындагы курс эшләремне укып та тормастан «бишле» генә куеп барган кеше – каһарман Гази агабыз Кашшаф чәй дә эчә белмәгән урыс-марҗаларга гаҗәеп бер сабак бирде: уңнан сулга таба теләсә нинди сүзләрне күз иярмәс җитезлек белән – яшен яшьнәве тизлеге белән кара тактага шултиклем дә языплар күрсәтте ки, миннән калган һәркем «Аһ!» итте.
Ә минем исне китерә алмый инде. «Болай да билгеле ич инде!»
Шундый «болай да билгеле ич инде» дигән сабакны миңа берзаманны Мөхәммәт Мәһдиев тә бирде.
1968 ел. Март. Моның Вакыйф Нуруллин повесте белән бергә 1968 елның март аенда «Без – кырык беренче ел балалары» дигән повесте нәшер ителде. Гариф Гобәйнең «Замана балалары»ннан соң мине шаккатырган әсәрләрнең берсе. Бу вакыт, әйткәнемчә, күпмедер әҗер хакына татар радиосыннан аны-моны сөйләп йөргән вакытым. Моның белән сөйләшеп, микрофонны авызына терәп сөйләттермәкче идем. Факультетыбыз коридоры буенча килә. Безнең монда кыл уртадан йөргән чагыбыз. Ә бу дивар буенча гына бара. Гозеремне белдергәч:
– Мин шунда әйтеп бетердем инде, – диде дә – бетте.
Еллар үткәч кенә төшендем: ул курыккан. Атасын бетергәннәр, әз генә үз фикерен белдердеме, моның үзен дә көтеп кенә торганнар, күрәсең.
Берзаманны Президент Минтимер Шәймиев Лаеш районындагы Имәнкискә авылын узып, бераз барган җирдә Сабан туе үткәрде. Килеп төштем. Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев утыралар инде. Матур утыралар.
– Карале, – мәйтәм, – Пәйгамбәр абый, нигә минем йөргән җиремә сезне чакырып алганнар да, мин болай гына килеп төштем әле? – дидем.
– Яшьлегең мишәйт итә, Габделәхәт, яшьлегең, – диде ул. – Берүк ашыга күрмә.
– Сезне Президент нигә үзенә иярткән соң әле? – дип сорадым.
(Бу ара мәйданның «иң кызган чагы» – көрәш бара.)
– Кем безне Президент иярткән ди әле? – диде ул. – Бәлки, без аны үзебез иярткәнбездер…
Ул менә шундыйрак бер абзый иде инде.
Моны мин бөтен барлыгы белән хәзер генә аңладым әле: бактың исә, аның үзенә дә шул яшьлеге «мишәйт иткән» булган лабаса.
Мөхәммәт абый Мәһдиевне хәзер дә бәгъзеләр: «Куркак иде», – димәкче. Юк инде, җәмәгать! Әгәр дә ул бер генә әдәби әсәр – хикәядер, повестьтыр, романдыр, пьесадыр иҗат итмичә, фәкать сискәндереп-сискәндереп җибәрә торган мәкаләләрен генә язып калдырган булса да, үзен татар халкына мәңгелек хәтер рәвешендә белдергән җәүһәр затларның берсе рәвешендә таныткан булыр идедер!
Гомумән, Мөхәммәт абзый кайда гына булмасын, ул үзе очрашып сөйләшкән кешеләргә фәрештә канатлары куеп китә торган булган. Моңа без татар язучыларын, язганнарыбызны һәрчак ошата торган рус язучылары, нәшрият мөхәррирләре хәзер дә сөйли әле. Берзаманны Мөхәммәт абый белән бер төркем татар язучылары Эстониягә барып