Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 41
Каян килә бу ышаныч һәм көч?
«Галимҗан Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» исемле повесте – иң көчле реалистик әсәрләрнең берсе. Әдипнең каләм көче бөек Толстойның художниклык көчен хәтерләтә. Ул шундый киң, эпик вакыйгаларны бер фокуска туплап, бер кеше язмышында бөтен бер катлау язмышын сурәтли белә, бер төркем персонажлары омтылышларында халыкның тарихи хәрәкәтен күз алдына бастыра ала. Социаль типларны ювелир осталыгы белән эшкәртә белгән бөек әдипнең иҗат мирасында дистәләрчә характерлар бар. Аларның күбесе үзләренең социаль җирлекләре белән артта, еракта калганнар, дөресрәге, аларның социаль җирлеге юкка чыккан, ләкин аларны әле онытырга ярамый. Бүгенге көннән героик бөеклеген, романтик югарылыгын без, узган көннәргә күз салсак, тагын да ачыграк күрәбез, ныграк тоябыз».
Менә кайдан. Гази Кашшаф татар халкының әдәбияты урынын, драматургиясе, театры уңышын рус һәм дөнья әдәбияты, рус һәм дөнья сәхнә сәнгате арасында эзли, таба. Аның әйткәннәре буш кырдагы ялгыз агач түгел. Аның агачы урманда, бүтән сылулар арасында. Ул аның ныклыгын бүтән агачлар ныклыгы янәшәсенә куеп чагыштыра, сыный, тиеш таба икән – һәрьяклап тиңли, шуның белән соклана: «Пушкинның «Моцарт һәм Сальери» исемле нәни трагедиясендә Моцарт: даһилык белән явызлык бергә кушыла алмыйлар, ди. Шуңа охшатып әйтсәк, «Нәркәс» трагедиясенең төп конфликты да даһилык белән явызлыкның бәрелешенә, яхшылык белән юлбасарлыкның бергә сыеша алмауларына корылган… Әсәрнең сюжет, композиция җепләре борынгы классикага килеп тоташа шикелле. Ырулар көрәшенең ямьсез һәм кыргый күренешләрен сурәтләү ягыннан Мохтар Ауэзов трагедияләрен хәтерләргә була. Ләкин Илшат Йомагулов мәхәббәт кебек мәңгелек теманың үз моңын, башкорт колоритын тапкан, борынгы вакыйгаларны бүгенге көн проблемалары аша күрә белгән».
Ә кимчелекләр бар икән, автор, табиб кебек сак кына, тыныч кына итеп, аның «авыруын» билгели, «дәва» юлын күрсәтә:
«Шаһвәли образы турында да бер фикер әйтәсе килә. Галимҗан Ибраһимов аны карт ялчы – батрак итеп сурәтли. X. Сәлимҗанов исә аның батраклыгына тимерче һөнәрен өсти. Җитмәсә, шушы тимерченең хатыны ачтан үлгән итеп бирелә (моны бөтенесе кабатлый, чамадан тыш күпертеп, мелодрамага авыштырып сөйлиләр, бу – ярамый). Халыкта бер мәкаль бар: «Һөнәрле – үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс». Шуңа күрә Шаһвәлинең карчыгы ачтан үлгән булуына ышанасы килми… Кулыннан эш килә торган һөнәрче – Шаһвәли түгел, ул таза тормышлы кеше, Шаһвәли исә батрак, аны шулай калдыру табигыйрәк булыр».
Режиссёрның әсәргә керткән кечкенә генә «үзе». Бактың исә, хаталырак, хилафлырак чыккан. Тоясызмы рецензентның табиблыгын? Ул, алай тиеш түгел, болай кирәк дип, кайбер тәнкыйтьчеләр кебек, хатаны тотып алуына куанмый. Бәлки, эчке бер күңел борчылуы белән, тормыш дөреслеге, халык яшәеше белән чагыштырып