Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 43
Так ковался сплав дружбы, испытанный на прочность самым строгим судьёй – временем.
Как учёный, литературовед, редактор и педагог Гази Кашшаф воспитал много учеников, каждый из которых является носителем и продолжателем какой-либо стороны его дела или части его человеческого характера. Он был учителем не только по долгу службы, но и по призванию, по долгу литератора, публициста. В каждой строке написанного им в концентрированном виде отражается его мягкая, отзывчивая, добрая душа. Статьи и рецензии – свидетели широты интересов и постоянства цели автора. Не случайно он озаглавил книгу: «Зеркало души». Зеркало души, сильной своей верой, страстью, добротой.
Творчество Мусы Джалиля – это образец слитности слова и дела, идеала и жизни. Сценическое произведение, игру актёра Гази Кашшаф оценивает с точки зрения соотношения игры с общественным интересом, с жизненной реальностью. В этом он непоколебим и непримирим. «Я и не актёр, и не режиссёр, и не драматург, но как только я соприкасаюсь с драматическим произведением, я становлюсь и актёром, и режиссёром, и драматургом», – пишет он в предисловии к той книге. В этом видится глубокое осознание своего долга, твёрдой принципиальности его как исследователя-подвижника, невзирая ни на какие мимолётные «оттепели» узревшего в Слове вечность, несгораемую, непотопляемую, незаковываемую.
…К Гази-ага Кашшафу Джалиль возвращался, видимо, много раз – в яви да во снах. Сначала поэт возвратился маленькой, с ладонь, бесценной тетрадкой. Потом же, раскрывши свою моабитскую ладонь, стал всем миром, всем человечеством, полное солнца своих чувств…
ЭЗТАБАР
(Күренекле язучы Рафаэль Мостафинга – 70 яшь)
Әгәр дә узган гасыр башында Габдулла Тукай: «Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле», – дигән икән, каләм ияләренең кемлеген моннан да уздырып әйтеп булмастыр, шәт. Өстәвенә Муса Җәлилнең исән-имин килеш үк «Үлемнән соң да яшәү бар бит әле… Минем турында сөйләячәкләр, язачаклар» дигән сүзләре бар.
Әнә шул энәсе, җебе, яшәве, төптән уйлаганда, Рафаэль Мостафин кулындадыр шикелле. Язучының йөрәгендә иярләнгән ат ятар, диләр бит. Дөрес, әлбәттә. Ә каләм иясенең йөгәне барыбер аны үз иткән халык кулында ул. Язучы белән халык арасын тәртәдәге тәҗе кебек нык, юнәлешле көйләп баручы Р. Мостафин кебек галимнәрдә, тәнкыйтьчеләрдә. Габдулла Тукай кыйссасы, Муса Җәлил хикмәте, Хәсән Туфан язмышы, Кол Галидән башлап Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр, Акмулла, Шәехзадә Бабич, Гамил Афзаллар аша Мөдәррис Әгьләмовка кадәрге барча затларыбыз аның көндәлек һәрдаим игътибар, күңел түрендә. Татар әдәбиятында җемелдәп торган бу йолдызларны бер гөмбәзгә туплап, барлап торучылардан иң өлгере, алгырысы, эзтабары, маяклар салып баручысы, рәхмәтлесе әлеге дә баягы Р. Мостафиндыр. Кайбер чакны сәерсенеп, гаҗәпсенеп, хәтта тынып каласың, тукта әле дисең, бу ни икән дип