Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники страница 3
Кинәт бөтен урман эчен дәһшәтле гөрселдәү каплап алды. Җир буйлап тетрәү йөгерде, һәм һава дулкыныннан агачларның башлары селкенешеп куйдылар. Кайдадыр якында гына артиллерия атышы башланды. Зариф та, бала да бераз вакытка сүзсез калдылар. Ниндидер бер шомлы тынлык аларның эчләренә урнашкан кебек булды… Бала куркуыннан акрын гына калтырана башлады. Зариф аны үзенә кыса төште, һәм аңа икесенең дә йөрәкләре бергә типкән кебек тоелды.
Бераздан бала елаган тавыш белән:
– Әни! – дип куйды.
Зариф акрын, сабыр тавыш белән:
– Елама, кызым, хәзер әниең янына барып җитәбез, – диде, һәм үз тавышы үзенә баз эченнән килгәндәй тонык, саңгырау булып ишетелде.
Бала, Зарифка сыена төшеп, бер кулы белән аның муеныннан урап алды. Зариф, белмим баланы юатыр өчен, белмим үзенең эчке бер уеннан:
– Без кая барабыз? – дип сорап куйды.
– Әбиләргә кунакка, – диде бала җитди генә.
Зариф ихтыярсыз елмайды.
Шул арада алар юлның икегә аерылган җиренә килеп җиттеләр. Уңга аерылган юл белән рота китеп бара, сулдагысы исә якындагы станциягә илтергә тиеш. Биек һәм сирәк үскән наратлар арасыннан станция янындагы йортларның түбәләре дә күренә иде… Зариф хәзер чыннан да аптырашта калды. Нишләргә? Дөресен әйткәндә, ул һич туктамастан ротасын куып җитәргә тиеш. Ләкин кулында сыенып утырган бала аны ике юл чатында тукталырга мәҗбүр итте. Баланы ут эченә кадәр алып барырга мөмкин түгел. Ул соңгы өмет белән, хәтта чакырып, тирә-ягына каранды. Ләкин һичбер кемнең килгәне яки китеп барганы күренми иде. Берничә секунд ул бөтен акылын җигеп уйланды. Хәтере ялгышмаса, аңа рота китеп барган юлдан бер тапкыр үтәргә дә туры килгән иде, һәм бу юл будка яныннан тимер юлны кисеп үтәргә тиеш кебек иде. Ул станция белән будка арасын эченнән исәпләп алды һәм балага күтәрелеп карады. Бала, Зарифның нәрсә уйлаганын сизенгән шикелле, зур булып ачылган күзләре белән аңа бик җитди карап тора. Бу караш Зарифның икеләнүен өзде; ул үз-үзенә катгый рәвештә: «Өлгерермен!» – диде һәм, баланы кулында ипли төшеп, йөгерә-йөгерә, станциягә таба китеп барды.
Менә станциянең платформасы күренде. Аның алдында кызыл эшелон тора, ул хәзер кузгала булса кирәк – кешеләрнең ашыгып вагоннарга менүләре күренә.
Зариф станциягә килеп җитте, йөгереп платформага чыкты һәм тирә-ягына карарга өлгерә алмады, кара киемле ябык бер рус хатыны:
– Балам! – дип кычкырып, Зарифка ташланды.
Бала:
– Әнием! – дип, бөтен гәүдәсе белән хатынга сузылды, һәм Зариф баланың үз кулыннан киткәнен сизми дә калды.
Төнлә белән олы юлны немец бомбага тоткан вакытта баласын югалтып, соңыннан аны эзләп-эзләп тә таба алмаган ананың шушы минуттагы хәлен аңлатып бирү мөмкин булмас иде. Ул йөрәгенә сыеша алмаган шатлыгыннан сүзсез, бары ыңгырашып баласының кулларыннан, битеннән,