Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники страница 6

Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

аны барыбыз да бергәләп үстердек… Тәрбияләдек… Укыттык. Син, ул укысын, кеше булсын дип, йортның бөтен мәшәкатен үз өстеңә алдың, мине карар өчен, шушы яшеңә кадәр иргә чыкмый тордың… Инде минем беренче васыятем шул, кызым: Хәсән балам бервакытта да апаларын-сеңелләрен онытмасын, мине якын күргән кебек, аларны якын итсен… Кулыннан килгән ярдәменнән ташламасын. Бигрәк тә сине туган анасы кебек күрсен, синең күрсәткән хезмәтләреңне бервакытта да онытмасын…

      – Хәсән туган җанлы бала, әни… Ул тарафтан тыныч бул. Үзең беләсең, ул безнең өчен үлеп тора иде бит.

      – Әйе, Хәсәнем әтисе мәрхүмгә охшаган. Әтиең мәрхүм бик ипле, бик йомшак күңелле кеше иде. Бервакытта да беркемгә дә авыр сүз әйтмәде. Беркем белән дә сүзгә килеп, бозылышып тормады. Әйтәсе юк, мәрхүм бик сабыр холыклы, чыдам кеше иде… Хәсәнемнең әле үз башына дөнья көтә башлаганы юк. Менә исән-сау кайтыр… эшли башлар…

      Шушы минутта Рәхилә почта таратучы Маһирәнең тәрәзә каршысыннан үткәнен күреп калды. Әнисенең нәрсә сөйләгәнен онытып, үз-үзенә һич исәп бирмәстән, урыныннан торып, ашыга-ашыга, ишеккә таба юнәлде. Гадәттә, тирләгән сипкел битле Маһирә, бу йортта бик көтелгән, килгән саен бик якты йөз белән каршы алынган кеше булганга күрә, туп-туры өйгә кереп, кычкырып исәнләшә һәм:

      – Менә, Хәмидә җиңги, улыңның үз кулыннан алып китердем, – дип, алып килгән хатын ананың күкрәге өстенә куя иде.

      Аның һәр килүе бу сагышлы моңсуга, авыру тынлыкка төренгән кечкенә өй өчен чын бәйрәм була иде. Һәм Рәхилә, Маһирәнең килгәнен күреп, бервакытта да каршы чыкмый, алдан ук дусларча елмаю белән, ишектән күзләрен алмыйча, кергәнен көтеп тора иде.

      Бүген ул ни өчендер каршы чыкты.

      Капкадан кереп өлгергән Маһирә, Рәхиләне күрү белән:

      – Әһә, Рәхилә апа, күңеле сизеп, көтеп торган икән, – дип, көр тавыш белән кычкырып куйды. Иске күн букчасыннан бер бәйләм хатлар чыгарды һәм алдан ук билгеләп куйган бер ак конвертны, җитез генә алып, Рәхиләгә сузды.

      Рәхилә ак конвертны кулына алды, ләкин шунда ук кире бирәсе килеп куйды. Адресны язган кул һич таныш түгел һәм конверт бик юка иде. Ләкин шик юк: конверт аның исеменә иде. Ул, эчендә хаты барын белергә теләгәндәй, бармаклары белән капшап карады. Соңра ниндидер бер шомлы шикләнү белән, ашыгып, конвертны ачты. Конверт эченнән урталай бөкләгән кечкенә саргылт кәгазь чыкты. Аның сул почмагында бик үк ачык төшмәгән штамп иде.

      Рәхилә бик тизлек белән, хәтта шундый тизлек белән, әйтерсең йөрәге тибүеннән туктап тора иде, кәгазьне укырга кереште:

      «…нчы танковый полк штабы шушының белән сезгә хәбәр итә ки, танк йөртүче сержант Хәсән Гыйльметдин улы Ишаев 1942 елның бишенче июнендә Ватаныбыз өчен немец-фашистларга каршы каты сугышта батырларча һәлак булды. Күмелгән урыны Курск өлкәсе, Рельски районы Костровка авылы янында, туганнар каберендә…»

      Рәхилә кәгазьне ахырына кадәр укый алмады, каты итеп сул кулына йомарлады һәм, кинәт кенә борылып, өй ишегенә таба китте. Куанычлы хәбәр килү шатлыгын уртаклашуны көтеп торган Маһирә Рәхиләнең болай кинәт борылып китүеннән аптырап калды һәм,

Скачать книгу