Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники страница 4

Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      – Баланы кемгә тапшырдыгыз?

      – Әнисенә…

      Шул минутта ротадан бер-ике йөз метр уңга, агачлар арасына, снаряд төшеп шартлады. Һавага төтен, туфрак, агач ботаклары күтәрелде. Командир икенче папирос чыгарып ашыкмыйча гына кабызды, соңра алдында һич кузгалмыйча басып торган Зарифка:

      – Сез зур изгелек эшләгәнсез, – диде. – Моның өчен мин сезгә рәхмәт белдерәм!

      Зариф гаҗәпләнүдән күзләрен йомгалап алды. Командир моны күрде булса кирәк, аның җитди чырае, таң шәүләсе төшкәндәй, яктырып, йомшарып киткән кебек булды.

      – Мин әйткәнне аңладыгызмы?

      Зариф, дулкынлануыннан иреннәрен кысып, башын гына селекте.

      – Инде хәзер урыныгызга барыгыз!

      Ярты сәгатьтән соң рота, агачлыкны үтеп, ачык җиргә чыкты һәм, цепька таралып, алдагы ут позициясенә таба юнәлде.

      Бу чын сугыш кыры иде. Биредә үлем никадәр әрсез, рәхимсез булса, тереклек шулкадәр үз-үзенә ышанучан, бирешмәс, мәгърур була белә. Биредә кеше бер алмаз бөртегенә әйләнә. Ул, күзгә күренмәс дәрәҗәдә кечкенә булуына карамастан, олы алмазның бөтен сыйфатларын үзендә саклый. Ул каты… Һәм ул нурлар чагылдыра.

      Зариф снаряд шартлавыннан йөгергән һава дулкынының йөзенә бәрелүен сизә. Ул колагы төбеннән чинап, сызгырып үткән һәр пуля турында уйлана; гүя ул, пуля тисә, бары тик чеметеп кенә алыр кебек.

      Чыннан да, Зариф, беренче мәртәбә сугышка керүенә карамастан, үзендә аңлавы читен булган бер тынычлык тоя иде. Күңелендә аның кояшлы иртә тынычлыгы, хыялы исә шул иртәнең нурлы матурлыгы белән тулы. Менә ул ирексездән муенын сыпырып куйды. Гүя шунда баланың кул җылысы йогып калган иде.

1941

      АНА ҺӘМ КЫЗ

      Җәй башының шифалы яңгыры, тузанлы юллар өстеннән тыпырдап, җитез генә явып үтте… Иртәнге яшь кояш та таулар шикелле күкнең түренә сузылган кара-зәңгәр болытлар өстеннән ялтырап килеп чыкты. Аның яктылыгы шундый мул, нурларының түгелүе шундый дәртле, җитез иде, хәтта кояш үзе дә, бу юмартлыгыннан тынычлыгын җуеп, урынында тик тора алмыйча тибрәнә һәм бер кечерәйгәндәй, бер зурайгандай булып күренә иде. Аның әйләнәсендәге аксыл якты күк, алтын тузанында аунаган үтә күренмәле юка ефәкне кемнәрдер йөгерә-йөгерә җәйгән шикелле, һаман ачыла бара, һәм ераклашкан болытларның күкрәве аның өстен сыйпап, тигезләп үткәндәй тоела иде… Яңгырның соңгы тамчылары җиргә төшеп бетәргә өлгермәс борын, салават күпере дә калыкты. Аның бер башы тау итәгендәге сыек ак томанга төренгән иген кырына терәлгән, икенче башы, киң тугай аша дугаланып, Сакмар өстенә төшкән иде.

      Рәхилә, ашыкмыйча гына килеп, урамга караган кечкенә тәрәзәне ачты. Өйнең бүрәнәләренә терәлеп үскән миләш агачының яфракларыннан берничә эре тамчы тәрәзә төбендәге гөлләр өстенә коелды. Бәбкә үләннәре өстендәге энҗе бөртекләре шикелле нур чәчрәтеп уйнаган тамчыларның яктылыгы, яңгыр исе белән аралашып, өй эченә иңгәндәй булды… Кинәт кергән һавадан өй түрендәге агач караватның ак чыбылдыгы җилфердәп куйды, һәм аның эченнән

Скачать книгу