Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники страница 68
Чәйдән соң яшьләр авыл буйлап бер йөреп кайтырга дип чыгып киттеләр. Хәмдия җиңгәчәсе үзе кушты: «Сания килен, барыгыз, Иркә туташка авылны күрсәтегез, казаныңны үзем карармын», – диде ул яшь киленгә.
Сания үзе дә, аның ире Зиннур да Клара өчен бик кулай кешеләр булып чыктылар. Алар икесе дә Каракош мәктәбендә укыталар икән. Сания үзе шәһәр кызы икән, педагогия институтын бетергәч, аны шушы авылга җибәргәннәр… Клара башта ук аның авыл кызы булмавын сизенгән иде. Инде белгәч, ул аңа үзе ишедәй бик якын булып күренде.
Зиннур инде төп Каракош егете иде. Ул эше белән дә, укуы белән дә Саниядән түбәнрәк тора шикелле – Клара шулайрак сизде… Аннары егет үзенең кечкенә хатынын бик ярата иде булса кирәк. Ничектер менә хуҗасына бик ияләшкән юаш ат шикелле тота иде ул үзен Саниясе янында.
Алар Клараны урам уртасыннан түбән очка таба алып киттеләр. Авылның хәл-әхвәлен аз-маз сөйләп бардылар. Әлбәттә, киләчәген күбрәк сөйләделәр, чөнки алар яшьләр, чөнки Каракошның киләчәге, үткәненә караганда, һичшиксез, матуррак булырга тиеш. Бу ышаныч, бу теләк бигрәк тә шәһәрне ташлап килгән Саниядә нык сизелә иде. Гүя аңа шунсыз монда яшәү мөмкин дә түгел!
Дөрес, Каракошның хәзергә әле ерактан килгән кунакка мактап күрсәтерлек әллә нәрсәсе юк. Күп нәрсәләр яңа башланган яки планда гына икән әле… Хәер, бу гаҗәп тә түгел, чөнки ярты халкы таралып беткән Каракош, озак еллар бер урында таптанып торганнан соң, яңарак кузгалып, югары үрмәли башлаган иде.
Кларага колхозның былтыр гына салынып беткән яңа идарәсе белән гаражын күрсәттеләр. Рәшәткәләп алган иркен ихата эчендә зур, матур йорт. Алты тәрәзәсе урамга карап тора. Бер башында китапханә икән… Клара: «Ә клубыгыз бармы?» – дип сорагач, Сания аңа бер генә сүз белән җавап бирде: «Булачак!»
Идарә артындагы яшел чирәмгә салынган ике ишекле кызыл кирпеч гараж да болай зур гына, чибәр генә кебек иде. Зиннур әйтә, монысы, ди, идарә машиналары өчен генә, ди, ә колхозның барлык машиналары өчен авыл читендә зур сарай салынып ята, ди.
Бер уңайдан Кларага идарә каршында торган мәчетне дә күрсәттеләр. Клара гаҗәпләнә калды: мәчетнең тәбәнәк кенә манарасы белән кәкрәйгән ае да бар, имеш! Ничек сакланган ул! Ләкин бик тә искергән, тузган инде. Түбә такталарына яшел мүк чыккан, бүрәнәләре тәмам караеп беткән. Тәрәзәләре яшькелт зәңгәргә әйләнеп, карасу төшкән күзләрдәй, дөньяга күрмичә