Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники страница 71

Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

генә Идел пароходы, өч тапкыр өзеп-өзеп кычкыртканнан соң, акрын гына дебаркадердан аерылды. Халык җыелган якка шактый кырынаеп, үзенчә гайрәтләнгән булып, зур калаклы тәгәрмәчләрен шапылдата-шапылдата, ул елга уртасына таба борылды. Кайчандыр тар суларда, аккош төсле горур йөзеп, гомерен уздырган бу пароход, хәзер инде ашын ашаган, яшен яшәгән бабайга охшап, киң Идел уртасыннан, ашыкмыйча гына, түбән төшеп китте. Аның юлы Уфага чаклы, шушы юлда йөреп картайды ул. Бәлкем, Агыйделгә барып кергәч һәм аның үрелеп сыйпарлык чәчәкле тугаен күргәч, пароходыбыз борынгыча яшәреп, дәртләнеп тә китәр, әмма хәзер исә, ярларыннан чыккан дәрья уртасында, ул ничектер көчсез дә, мескен дә булып күренә иде. Әйе, үтә икән шул, үзгәрә икән шул барысы да!

      …Палубада каюта ачкычын кулында уйнаткалап басып торган ялгыз ханым, пароход пристаньнан бераз ераклашкач та, урыныннан кузгалып китте. Ярдан кулъяулык болгый-болгый озатып калучылар арасында аның күздән югалганчы карап барырлык беркеме дә юк иде. Ирен ул пароходка утыргач та кайтарып җибәрде, чөнки ире аның бик эшле кеше, һәр минуты исәптә… Хәер, тор дисә, ул торыр да иде, кешеләр арасыннан такыр башын елтыратып, бу күздән югалганчы, эшләпәсен селкеп тә калган булыр иде, ләкин ханым аны тотмады инде. Ире үзеннән яшькә күп олы булганга күрәме, ханым аның белән кешеләр күзенә артык чалынырга, ирле-хатынлы икәнлекләрен ачык сиздерергә бик үк яратып бетерми иде. Ире үзе дә моны сизенә иде шикелле. Ләкин алар арасында бу нәрсә бервакытта да, ялгыш кына да телдән әйтелгәне юк, киресенчә, яшь аермасын әнә шулай эчләреннән генә уйлаган хәлдә, алар бик тату яшиләр иде… Моңа артык гаҗәпләнергә дә туры килми, чөнки ире аны уч төбендә генә кадерләп тота иде.

      Ханым палубаны бер әйләнде, ике әйләнде, ахырда, йөрүдән кызык тапмагач, стена буендагы үргән креслоларның берсенә килеп утырды һәм уйсыз-нисез генә ерак ярларга карап бара башлады. Бу әле утызга да җитмәгән, төскә шактый чибәр генә бер ханым иде. Өстендә аның инде тулылана башлаган гәүдәсенә ыспай ятып торган тар итәкле ачык изүле әфлисун төсендәге йон күлмәк, аягында кара «лодочка» туфлиләр, ялангач беләгендә кечкенә алтын сәгать. Куллары аның бик ак, бик нәфис, тырнакларына тип-тигез алсу кына салган, бер бармагында кечкенә бриллиант каш яна. Чем-кара шома чәченең озын толымнарын бик пөхтәләп артка өеп куйган, һәм ап-ак муенында сөйкемле генә кара миңе дә бар. Кашлары да бик нечкә итеп сызылган, сөрмәле күзләренең кара керфекләре дә берәмләп диярлек югарыга һәм түбәнгә матурлап бөгелгән, кыскасы, әнә шулай шартына бик җиткереп көязләнгән, үзе чибәр, үзе яшь, үзе нигәдер боек бу ханымга игътибар итмичә узарлык түгел иде.

      …Күпмедер утыргач, ханымның тагын эче поша башлады. Бөтен әйләнәдә күңелсез бертөрлелек: су да су, ярлар ерак, җәйге матур яшеллекне якыннан күреп тә булмый. Аннары бит ул биредә ялгызы… Барысы да бар кебек – байлык та, яшьлек тә, хөрлек тә, ләкин берүзе генә ул алар белән нишләсен? Менә ул өендә дә һаман бертөрлелектән туеп, тик ятудан йөдәп беткәч тотты да, «әниемне күреп

Скачать книгу