Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники страница 73
Ханым алардан аз гына читкәрәк килеп туктады да, кирәк кадәр тынып торгач, гади-мөлаем булырга тырышып, яшьләргә дәште:
– Иркәләрем, кая кайтып барасыз?
Яшьләр җәһәт кенә аңа борылып карадылар; кызның, борыны кечкенә булганга күрәме, соры күзләре бу минутта аеруча зур да, якты-матур да иде. Шәп киенгән чибәр, көяз ханымны күргәч, ул бераз гаҗәпсенебрәк, теләр-теләмәс кенә:
– Төрлебез төрле җиргә, – диде.
Аның болай кырын торып, салкын гына җавап кайтаруына ханымның артык исе китмәде: хатын-кыз башта бер-берсенә шулайрак була инде, нишлисең! Мөлаем ягымлылыгын саклап, ханым сораша бирде:
– Шулаймыни? Бик әйбәт. Сез студентларсыздыр инде?
– Әйе, студентлар.
– Шулайдыр дип уйлаган идем. Танып була бит. Кайчан гына әле мин үзем дә студентка идем.
Яшьләр һич тартынусыз ханымга тагын бер сынаулы караш ташладылар. Ханымның үзен менә шулай гади-якын итеп тота белүеме, әллә соңгы сүзен әйткәндә ничектер сагышлы көрсенеп куюымы – нидер яшьләрнең салкын торып маташуларын бик тиз эретә башлады. Озак та үтмәде, телләре дә чишелде һәм сөйләшеп тә киттеләр.
Башлап үзләре үк ханымның исемен дә сорап белделәр. Ханым аз гына көттереп, гүя чын исемен әйтергә икеләнгәндәй җавап бирде:
– Мин… Диләрә.
Аннары ул үзе сораша башлады. Яшьләр, билгеле, икеләнеп тә, яшереп тә тормадылар – аларныкы уч төбендә!
Тиз арада ханым һәркайсының исемен белде, кайда укуларын, кая кайтуларын белде, тик бер генә төер аның күңелен һаман борчып торды. Ул теге яулык хуҗасы чандыр егет тә менмәсме икән дип көтте, әмма егет менмәде. Бер-ике тапкыр ханым җай чыгарып аның хакында сорашырга да теләп карады, әмма булдыра алмады. Бары аерылышканда яшьләргә:
– Сезнең белән танышу бик әйбәт булды әле. Иртәгә дә менегез, бергә-бергә кайту күңелле ич! – дип калды.
Яшьләр:
– Рәхмәт, апа, килербез, – дип, түбән төшеп киттеләр. Ханым, ялгыз калгач та, каютасына керергә ашыкмады. Палуба баганасына сөялеп, битен кичке саф җилгә куеп барды. Төн, тынлык, елга өсте кап-кара, аз гына чи балык исен аңкытып, түбәннән дым килә. Ярлар күренми, каршы очраган пароход та, вак утларын ерактан гына җемелдәтеп, тавыш-тынсыз уза…
…Менә түбәндә ничәдер тапкыр җиз кыңгырауга суктылар – һәр сугудан, гүя ике кат тавыш чыгарып, сәер генә яңгырады ул… Диләрә ханым иренеп кенә урыныннан кузгалып китте, каютасына керде, ашыкмыйча гына урынын рәтләп чишенә башлады. Аяк йөзеннән үк яткан төнге ефәк күлмәген киеп, көзге каршына баскач, ничектер уйга китеп, тулы-тыгыз күкрәкләрен акрын