Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 49

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

да юк иде, гомер бакый сука кермәгән ак кылганлы тоташ ялан гына иде», – дип сөйли торган иде… Әнә шулай булган ул малай чакта, ә мин малай чакта инде бу кырык чакрымлык арада өч-дүрт рус авылы һәм күпмедер немец хуторлары бар иде. Кайчан башлана, кайчан шулай бик тиз үзгәреп өлгерә соң бу күпме заман тын гына яткан иркен-буш җирләр?

      1880 елны нәкъ Эткол кырыннан гына Самар – Уфа тимер юлы уздырыла. Бу Россия үзәгеннән башланган мәшһүр Себер тимер юлының дәвамы. Тора-бара ул Уралны, Себер далаларын, тайга урманнарын, Саян тауларын да үтеп, Ерак Көнчыгышка хәтле барып җитә. Россия өчен бик кирәкле һәм бик әһәмиятле бу гаять озын юлны заманасына күрә шактый кызу салганнар. Халыкны эшкә авылы-авылы белән куып китергәннәр – хәтта кырык чакрымдагы Каргалы кешеләре дә атлары белән килеп җир казыганнар, балчык ташыганнар. Атакайның әйтүенә караганда, ул да яшь кенә малай көе балчык ташучыларга ияреп ат башында йөргән. Шуның өчен әле әзрәк кенә акча да төшергән. (Халыкны бушка эшләтмәгәннәр.)

      Эткол кырында гына таштан яңа станция дә салына. Ләкин аңа Дәүләкән исемен бирәләр, күрәсең, бу исемне уңайрак һәм матуррак табалар. Русча ул «Давлеканово» дип атала.

      Билгеле инде, Россия үзәгеннән килеп, Себергә чаклы узып киткән бу тимер юл моңарчы тын гына йокымсырап яткан Эткол-Дәүләкән җирләрен кинәт бик нык җанландырып һәм үзгәртеп җибәрә. Озак та үтми, яңа юл белән мондагы бәрәкәтле җирләргә төрле халык агылып килә башлый: руслар, хохоллар12*, немецлар һәм татарлар, әлбәттә… Күпмедер вакыттан соң бары бер ел эчендә генә Дәүләкән әтрафында егермеләп рус-хохол авыллары һәм немец хуторлары барлыкка килә. Әгәр Эткол белән Дәүләкәннең үз халкы тимер юл ачылганчы 500 чамасы булса, 1897 елда инде халык саны 1500 дән артып китә.

      Бу урында шуны әйтергә кирәк: татарлар күбрәк Этколның үзенә аерым семьялар булып киләләр. Кайсы яктан, нинди татарлар икәнен соңрак күрербез. Тимер юл ачылгач кына бу якларга килеп утырган татар авылын мин белмим, ишеткәнем дә юк. Мондагы татар авыллары барысы да диярлек бик күптән килеп калган иске авыллар иде.

      Шулай итеп, кыска гына вакыт эчендә тирә-якта иген игү бик нык арта, ә Эткол үзе бик җанлы бер сәүдә итү һәм ашлык чыгару урынына әверелә. Бигрәк тә хутор булып утырган немецлар игенне зур мәйданнарда чәчә һәм үстерә башлыйлар. Шулай ук яңарак килгән руслар белән хохоллар да иген эшенә җиң сызганып керешәләр. Татарлар исә монда күптән игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Борын-борыннан мал асрап яшәгән башкортлар үзләре дә «бидай»ны ашар өчен генә түгел, сатар өчен дә үстерергә тотынганнар. Кыскасы, икмәк төп байлыкка әверелә, икмәк барысына да җан өрә, бөтенесен хәрәкәткә китерә. Һәм бу якның моңарчы төрән кермәгән кара уылдыктай чирәм җирләре уңышны да ишеп биргән булырга тиеш. Бер генә мисал: 1908 елны Дәүләкән станциясеннән ике миллион поттан артыграк ашлык озатыла, ә шул ук вакытта бөтен Уфа губернасыннан барлыгы алты миллион пот чыгарыла. Димәк, зур губерна җитештергән игеннең кимендә 30–35 процентын бер Дәүләкән үзе генә

Скачать книгу


<p>12</p>

Ягъни украинлылар, ләкин мин бу очракта аларны шул заманда аталганча язарга булдым. – Ә. Еники искәр.