Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 45
Әнә шундый хикмәтле бер кыйсса!.. Без моңа ышандык, чөн- ки бу Сәгыйдә үзе генә уйлап чыгарырлык нәрсә түгел иде… Озак та үтми, Хәмит тә кайтып җитте. Куанышып күрештек, аннары өйгә кердек. Дустыбыз бер дә үзгәрмәгән, элеккечә ябык-какча, кара-көрән, каты кара чәчендә бер чал бөртеге дә күренми диярлек, үзе исә бик шат, бик дәртле күренә. Ләкин эчкәнен сизмәдек (хәер, әзрәк кенә бар иде шикелле). Без сөйләшкән арада, хатыны чәй дә өлгертте. Өстәлдә сөт, каймак, май, бер-ике дистә күкәй һәм өйдә пешкән бик тәмле бодай икмәге. Без китергән гастроном күчтәнәчләре дә өстәлгә куелды, әмма ләкин Сәгыйдәнең куе, салкын каймагы белән хуш исле икмәгенә ни җитә, Ходаем!.. Өйләрендә зур яңалык – кечкенә өстәлдә кызыл тастымал япкан телевизор! – Шактый ук кыйммәтле бу замана әйберсенә без игътибар итеп өлгергән идек инде.
– Көйләнде безнең эшләр, парин!.. Бичә белән икәү сәкедән генә карап ятабыз Уфа белән Мәскәүне, – ди Хәмит, көлеп.
– Байлык керә башлаган өеңә, Хәмит! – дибез без дә, шаяртып.
– Байлык ул түгел, байлык менә бу! – ди ул, икмәк сыныгын күрсәтеп. – Шушы булса, калганы табыла.
– Шөкер генә итәһе, – ди Сәгыйдә дә, иренә кушылып. – Авыр сактар үтте инде, малайзар үсеп етте, йәрзәмләшәләр, пинсиябез дә килеп тора, шөкер генә итәһе!..
Чәйдән соң Дим аръягына чыгып килергә булдык. Киткәнче Хәмит бер тавыкны, абзар ышыгында гына суеп, хатынына бирде. Аннары өчәүләп бәрәңге бакчасы буйлап кына Димгә таба атладык. Хәмитнең өе авылның иң читендә дип әйткән идем бугай. Моннан инде сөзәк кенә тау итәге башлана. Кайчандыр кымызчыларның шунда чыгып, хуш исле җылы чирәмдә кызынып ята торган җирләре… Быел, яңгырлар булмагач, тау итәге тәмам көеп беткән, атлаганда, көлгә баскандай, кайнар тузан бөркелеп кала.
Хәмитнең көймәсенә утырып, аръякка чыктык. Тугай буйлап киттек. Бу якта күлләр күп: теге бер килүдә кармак салып, кымыз эчеп утырган Япраклы күлнең аргы очына якынрак тагын бер кечкенә түп-түгәрәк күл бар – Алабуга күле ди идек без аны. Кечкенә булса да, бик тирән, дип әйтәләр иде… Япраклының бирге очыннан ерак түгел зур гына күлне ни өчендер Сасык күл диләр иде. Малай чакта без боларның барысына да еш кына килеп йөри идек, ә хәзер менә өч «бабай», кулларны артка куеп, салмак кына атлап барабыз.
Хәмит безне туры Сасык күлгә китерде. Монда аның салып куйган нәрәтәсе бар икән, шулай ук куе камышлык эчендә кечкенә генә каегы да тора икән. Менә шул каегына басып, ул озын колга белән генә этә-этә күлгә кереп китте дә, нәрәтәсен күтәреп, балыкларын бушатканнан соң, нәрәтә казыкларын кире утыртып, камыш арасыннан шуып кына ярга чыкты. Безнең күреп исебез китте: каек төбендә бәләктәй калын, тыгыз кара балыклар тыпырдашып