Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 41

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

борын башкортлар шушы тау башында килешеп, күпмедер җирләрен русларга чәйгә алмашып биргәннәр, янәсе. Чынмы, ялганмы – Хода белсен, әмма Иван-сәй тавының икенче ягында, Димнең бик матур борылып килгән җирендә, кечкенә генә рус авылы әле дә бар, күренеп үк тора. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсе килә: башкортлар элек читтән килгән халыкларга зур су буйларындагы җирләрен сатмаганнар һәм бирмәгәннәр. Мәсәлән, Димнең урта агымында бер татар авылы да юк, барысы да читтә, ләкин рус авыллары сирәк кенә булса да очрый. Ихтимал, алар Столыпин вакытында килеп, утырып калганнардыр…

      …Кояш шактый авышкач, без көймәбезгә утырып, агым түбәненә җиңел генә ишә-ишә, әйләнә-юньдәге хозурлыкка сокланып карый-карый, Дәүләкәнебезгә кайтып киттек. Икенче көнне якшәмбе иде – базар көн икән. (Элек базар сишәмбе көнне була торган иде.) Онытмас борын шуны әйтим: бу кайтуымда инде мин яңа гостиницага төшкән идем. Шул ук базар мәйданы янында ук (дөресрәге, элекке Марҗа базары10каршысында гына) ак кирпечтән салынган ике катлы озынча йорт, ике катында да тезелеп киткән номерлар, арада мөһимрәк кунаклар өчен бер урынлысы да бар – менә миңа да шундыен биргәннәр иде. Иртән торып, якындагы ашханәгә кереп тамак ялгап чыккач, мин базарны да бер әйләнергә булдым. Хәзерге базар ул элекке зур мәйданның урта бер җирен койма белән әйләндереп алган иркен генә урын – шунда кибетләр, ларёклар, ике озын гына такта лапас, берсендә ит-май, икенчесендә катык-сөт саталар. Нэп заманындагы базарлар турында сүз булачак әле, ә бүгенге базар шактый ярлы-сүлпән иде, тирә-як авыллардан килгән халык та аз, алар китергән азык-төлек тә күп түгел иде. Һәм, әлбәттә, кымызның да исе дә юк иде… (Көрмәнкәй бичәләре дә хәзер кымыз урынына, көянтә башына элеп, бирегә сөт-катык кына китерәләр икән.) Кыскасы, базарны мин бик тиз әйләнеп чыктым. Шуннан нишләргә?.. Кайткан саен бер эшем – ул да булса Дәүләкән урамнарында таныш йортларны карап, үткәннәрне искә төшереп йөрү иде. Бүген дә менә шул гадәтемә буйсынып, тимер юл яръягына чыгып йөрергә булдым.

      Тимер юл Дәүләкәнне урталай кисеп уза. Дим агымына карап әйткәндә, юлның уң ягында кайчандыр башкорт, татар, рус торса, сул ягында күбрәк немецлар тора иде. (Башкорт юк, татар бик аз, руслар да күп түгел.) Шуңа күрә ул якны, без үскән чакларда, «Нимич ягы» дип йөртәләр иде. Ул якта таза, матур йортлар, матур бакчалар күп иде, – хәер, Дәүләкәннең үткәне турында миңа сөйләргә туры киләчәк әле. Бүген исә мин тимер юллар аша атлый-атлый шул якка – «Нимич ягы»на чыгып киттем… Чыккач та анда, юлларга каршы, немецлардан калган беркатлы таш йортта райком бинасы. Кинәт уема килде, туктале, мин әйтәм, кереп чыгыйм, секретарьлардан берәрсен очратып булмасмы?.. Урам ишектән кердем, эчкәре уздым, тынлык, берәү дә юк кебек, ләкин бар икән – беренче секретарьның алгы бүлмәсендә бер кыз бала машинкасын әкрен генә тыкылдатып утыра. «Хуҗа үзе мондамы?» – дип сорадым. «Монда», – диде кыз. «Керергә рөхсәтме?» Кыз мине белә иде инде. Шулай да ул башта үзе кабинетка кереп чыкты, аннары миңа рөхсәт итте.

      Ул

Скачать книгу


<p>10</p>

«Марҗа базары» дип төрле яшелчәләр белән сату итә торган урынны атыйлар иде. – Ә. Еники искәр.