Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 38
Әйе, гаҗәеп киңлек, иркенлек монда, таулар, елгалар, тугайлар, кырлар-яланнар – барысы да атлар чабып җитмәстәй булып күренә. Бер кайтуымда райкомның икенче секретаре иптәш Халиков мине үзе белән авылларга алып чыгып киткән иде. Яңа гына урып-җыю башланган чак иде. Башта бер совхозга бардык. Анда игенне шундый зур мәйданнарда үстергәннәр ки, җирнең бер башыннан төшкән комбайн икенче башына җиткәндә инде күздән югала. Исем китте шуңа… Иң әшәке юлдан да курыкмый торган «газик»та без күп җирләрне әйләндек. Иптәш Халиков белән сүзләр килешкән иде, коры, һавалы рәсмилек аңарда юк, гади, ачык күңелле, теләсә нәрсә турында рәхәтләнеп сөйләшеп була. Бер кулын сугышта өздергән, йөрәк тә таза түгел икән, ләкин яшь иде әле, дәртле кеше иде. Каргалыга да ул мине райком машинасында илтеп куйган иде. Әмма, ни кызганыч, икенче кайтуымда бу тынгысыз, авыр эштә янучы яшь кеше дөньяда юк иде инде. Чишмә районына, әнисе янына кайтып үлгән, диделәр.
Халиков минем өчен яңа кеше иде, һәм, гомумән, район оешмаларында эшләүчеләрнең бик күбесе якын-тирә авыллардан яки бөтенләй читтән килгән шундый ук яңа кешеләр иде. Дәүләкәннең үз кешеләре, һәрхәлдә, миңа танышлары, бик аз иде. Бигрәк тә җитәкчеләр арасында… Хәер, Дәүләкәннең үзеннән чыккан Зубарев фамилияле кеше дә райкомның беренче секретаре булып шактый вакыт торган иде. Алтмыш яшем тулу көнен үткәрергә кайткач, ул мине бик әйбәт каршы алып, кабинетында безнең белән (Казаннан Илдар Юзеев, Уфадан Вәзих Исхаков «юбиляр»ны озата килгәннәр иде) әңгәмә уздырып, кирәк кешеләргә тиешле боерыкларын биреп һәм ахырдан минем мәҗлескә килеп бераз гына утырып та киткән иде. Борис Михайловичның бу кешелекле игътибарын әле дә онытканым юк.
Билгеле инде, мин беренче нәүбәттә үземә якыннарны, үз тиңнәремне күрергә дип кайта идем. Ләкин, башта әйткәнемчә, алар да күп түгел, кемне сорама – ул юк, кайсы киткән, кайсы үлгән, кайберләре сугыштан кайтмаган… Әйе, аз табылды малай чак дуслары!
Хәзер исә шулардан бары ике генә кеше калды – Гомәр дә Әхтәм… Өченчесе Хәмит иде… Иң элек сүзем дә аның турында.
Хәмитне мин беренче кайтуымда ук эзләп таптым. Ул күптән инде Дим аръягындагы Иске Көрмәнкәйдә тора икән. Сугыштан кайткач өйләнгән, дүртме-бишме баласы бар, хатыны түгәрәк йөзле, сөйкемле, тулы гына башкорт бичәсе, Сәгыйдә исемле. Өе авыл урамының иң очында, тау итәгендә