Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 40

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

иркен, табигый сөйләшүләр алар өендә гадәткә кереп киткән иде инде. Дөрес, беренче мәртәбә барып чыккач, Хәмит бик гаҗәпләнеп, аптырап калды, хәтта азрак ятсынды да шикелле… Үзенең авыл очындагы иске генә өйдә гап-гади «мужик» булып яшәве өчен Казаннан кайткан язучы алдында, бәлки, беркадәр уңайсызлану да кичергәндер. Ләкин бу нәрсәләр барысы да бик тиз таралды, бетте, чөнки без бер урамда үскән күрше малайлары, һәм шушы нәрсә менә егерме биш елдан соң безне тагын якынайтты да куйды.

      Килгән саен безне бу өйдә бик теләп, куанып каршы алалар, хәзинәдә бары белән чын ихластан сыйлыйлар. (Билгеле, без үзебез дә буш кул белән килмибез.) Хәмит шунда ук берәр тавыкны чалып, Сәгыйдәсенә тоттыра. Сәгыйдә ашка чаклы чәй өлгертә, Хәмитнең тотып кайткан балыгы булса, шуны таба тутырып кыздырып китерә… Әмма әйтсәм әйтим сезгә, Казан балыкчылары, Дим балыгы кебек тәмле балыкны сез хәзер төшегездә дә күрә алмыйсыз. Бернинди хлор, нефть исе-тәме кермәгән чын, саф балыкны мин дә күптән оныткан идем инде. Гаҗәеп икән ул, ашап кына туйгысыз икән! Димдә генә сакланса кирәк мондый «патша заманыннан» калган балык, чөнки Димне хәзерге көндә Башкортстанның пычранмаган иң чиста елгасы диләр (һәрхәлдә, югары һәм урта агымы). Хәмит көлеп сөйли, безнең бу тирәгә дә килеп, нефть эзләп йөрделәр, бөтен балыкчылар, таба алмасалар гына ярар иде, дип эчләреннән теләп тордылар, ди. Нишлисең, балык белән балыкчының хәлен аңларга була!

      Тик менә кымыз белән генә эшләр шәптән түгел икән, ә мин аны бик сагынып кайткан идем. Дөрес, Уфада әзрәк эчкәләргә туры килде, ләкин Дәүләкәндә кымыз юк – базарында да, ресторанында да… Һәм бу гаҗәп иде, чөнки Дим буе элек һәрвакытта үзенең кымызы белән дан тотып килде. Һәрбер башкорт авылында һәр йортта диярлек бия бәйлиләр, кымыз ясый торганнар иде. Көрмәнкәйне инде әйткән дә юк, аның бичәләре, Арча хатыннары Казанга катык ташыган шикелле, Дәүләкәнгә кымызны китереп кенә торалар иде. Шулай ук бу авылда һәр җәен Уфа, Казаннардан килгән кымызчылар да күп була иде. (Гомумән, бу тирәдәге авылларга – Шәрипкә, Казанголга, Япарга – җәй саен кымызчылар килмичә калмый иде.) Дәүләкәннең үзендә дә бия бәйләүче, кымыз ясаучы башкортлар бар иде, шуларның берсе, безгә йорт аша гына күрше, Арыслангәрәй агай ел да бия бәйләп, кымызчы да кертә торган иде.

      Кымызны ул заманда сайлап эчә идек. Нинди авылдан, кайсы агайның яки җиңгәйнең кымызы бу – тәҗрибәле кешеләр шуны иң элек белергә тырышалар. Үзенә күрә хикмәте булгандыр инде. Уфадан киткәндә, Сәгыйть мәрхүм миңа, гадәтенчә шаяртып: «Син, Әмирхан дус, Дәүләкәнгә кайткач, кымызның председательгә дип калдырганын сорап эч, аларга һәрвакытта бары яхшысын гына калдыралар», – дигән иде. Яхшы кымыз, мәсәлән, кылганда йөргән биядән була, диләр. Савып алгач, бия сөтен гөбедә күпме пешеләүнең дә әһәмияте бар, диләр. Яхшы кымыз артык кырку да, бик төче дә булмый, эчкәч, тамак төбендә каймагы утырып кала, кикергәндә әчесе борынны тәмле генә ярып чыга. Күп еллар узса да, әнә шулай сакланган хәтердә яхшы кымыз… Безнең үзебезгә аны бер агай Акколайдан китерә торган иде. Әйе, кайчандыр элек

Скачать книгу