Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 36
Бер уйласаң, бу сәер дә тоелырга мөмкин. Җитмеш елдан артык гомеремнең бары унбиш елы гына Дәүләкән өлешенә тия бит, калганы исә гел читтә, еракта узды. Әмма ул унбиш ел минем гомерем башы – иң саф, иң самими, иң гөнаһсыз чагым. Нәкъ шушы чакта адәм баласында хыял канатлана, мәхәббәт кабына түгелме соң?! Югыйсә җитмештән узгач та кайтып йөрү нигә кирәк икән?..
Ярты гасыр эчендә Дәүләкән халкы алышынып бетте диярлек. 1926 елны анда сигез меңнән артыграк кеше яшәгән булса, 1975 елда инде егерме меңнән дә артып киткән. Димәк, яртысыннан күбесе – мин киткәч үрчегән яки читтән килгән халык. Минем замандагы кешеләр юк, беткән яки берән-сәрән генә калган. Бик күп йортлар искерсә дә, үзгәрсә дә, миңа таныш, кемнәр торганын да яхшы беләм, әмма ләкин күптән инде ул йортларда хуҗалары гына түгел, аларның токымнары да яшәмиләр. 1969 елны туган көнемне үткәрергә кайткач, бер табынлык иске дус- ишләрне җыя алган идем, ә хәзер анда мин белгән һәм мине белгән бары дүрт-биш кеше генә калды. Кыскасы, чын дөресен генә әйткәндә, Дәүләкән хәзер миңа үзе дә ят, халкы да ят. Кайткан чакларымда урамнары буйлап йөрим, әлеге ике-өч танышымда булам, районның берәр җитәкчесенә «визит вежливости» ясыйм, әлбәттә инде, Дим буена төшәм, үзем ишеп, ялгызым гына көймәдә йөрим, шул рәвешчә, бер-ике көн әйләнәм-тулганам да электричкага утырып китеп тә барам. Минем бер кимчелегем бар: төрле җирләргә кереп, күренеп йөрергә, кыскасы, үземне афишировать итәргә бер дә яратмыйм. Дәүләкән яши, кайный, зур-зур эшләр башкара, ә мин анда узгынчы бер мосафир гына… Шулай булуы бик әйбәт, мин бит шомарган бакыр акчадай әйләнәм дә кайтам. Кемгә кирәк минем кайтып, күренеп йөрүләрем?.. Бары тик үземә генә… Әйе, тарта мине Дәүләкәнем, тарта, туган авылым Каргалыга караганда да ныграк тарта! Ни өчен? – үзем дә аңламыйм. Бәлки, бишектән алып үскән җирем, эчкән суым, йөргән сукмакларым шушында калганга күрәдер. Чыгып китүемә илле биш елдан артык (әйтергә генә ансат!) вакыт узуга карамастан, аның һаман онытылмыйча үзенә тартып торуын башкача ничек кенә аңлатасың?!
…Хәтерлим егерме елдан соң беренче мәртәбә кайтуымны… Июль ахыры, әллә август башы иде – Уфадан мин, тәмам караңгы капкач, Дәүләкән станциясенә килеп төштем. Якын туганнардан монда беркемебез дә юк, иске танышлардан кемнәр барын да ачык кына белмим – бу вакыт эчендә зур сугыш та үтеп китте, кешеләр язмышында нинди генә үзгәрешләр булмагандыр… Шуңа күрә мин тоттым да тимер юл каршындагы электән үк гостиница хезмәтен үтәүче бер генә катлы таш йортка юнәлдем. Барып, хәдимә хатынны уятып, үземә урын (койка) алдым. Ләкин минем ятып йокларга һич тә теләгем юк иде, кечкенә чемоданымны калдырдым да кире чыгып киттем. Инде төн уртасы якынлашадыр, Дәүләкән өстендә тулган ай, тулган айның томанлырак яктысы – миңа бик таныш ул! Мондый төннәрдә нигәдер бик ямансу була торган иде… Тукта, оныта язганмын, әле поезддан төшеп, вокзал урамына чыккач