Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 37

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

инде йорт үзе дә өстен салдыргандай бик ялангач күренә. Иясез малны эт җыймас, диләр иде, бу очракта бик дөрестер, ахрысы.

      Билгеле, мин икенче көнне дә йортыбызны күрергә килеп җиттем. Бу юлы ишегалдына да кереп, бөтен җирен ашыкмыйча гына карап чыктым. Үзгәрешләр зур иде. Ишегалды яклап та матур гына бакчабыз бар иде – ул юк, бакча кырында гына җәйге алачыгыбыз бар иде – ул да юк, эчтәрәк зур тәгәрмәч-чыгырлы коебыз бар иде – ул да юк. Бусы гаҗәбрәк, кое югалмаска тиеш иде; күрәсең, ишелеп төшкәндер дә күмеп куйганнардыр.

      Мин инде өйнең эченә дә керергә яхшысынмадым. Өске катында ике, аскысында бер квартирант тора икән. Шулардан ике хатынны күрдем. Ишегалдында бөтенләй ят бер кешенең каранып йөрүе аларны бик гаҗәпләндерде булса кирәк, миңа үземнең кем булуымны, ни өчен килүемне аңлатырга туры килде. Шунда ук хәлемә кереп, хәтта кызганган төсле дә булып, квартирларын да күреп чыгарга чакырдылар. Нигәдер мин аларның бу яхшылыклары белән файдаланырга кыймадым. (Тышындагы үзгәрешләрне күрү дә җитәр, эчендәгесе… хыялымда сакланган килеш калсын, дидем, ахрысы.) Әзрәк сөйләшеп тә тордык, алар Дәүләкәнгә бездән соң килгән кешеләр икән, шуңа күрә безне белмиләр, аннары саубуллашып, капка сыман бер ачык урыннан чыгып киттем. Ләкин шул ук көнне фотограф ияртеп килеп, йортыбызны урам яктан гына булса да төшертеп алдым. Һәм шуннан соң гына Дәүләкәндә мин белгән кешеләрдән кемнәр барын-югын урам буенча йөреп дигәндәй ачыкларга керештем. Хәер, тагын бер нәрсә шул ук көннең иртәсендә үк ачыкланды: бу – әлеге мине хәйранга калдырган алма исе… Кәримовлар бакчасы дигән идем бит әле, менә шул Кәримовлар ихатасы белән янәшә заманында ак кирпечтән салынган зур бер магазин бар иде. Һәм шушы магазинны, тагын ниндидер каралты-биналарны әйләндереп алган койма эчендә, хикмәте Хода, балалар аяк киеме тегә торган фабрика корып җибәргәннәр икән. Инде әйтсәм әйтим, әлеге борынны ярып кергән әнис исләре шул фабрикадан таралган ниндидер җилемме, лакмы исе булып чыкты!.. Белгәч, ирексездән көлеп җибәрдем. Юк, чынлап та, хуш исле фабриканың Дәүләкәндә эшләп ятуы күңелле бер сюрприз булды бит әле минем өчен…

      Хуш, кай тарафтарак соң ул минем Дәүләкәнем? Башкортстанда икәнен беләсез инде, Уфа белән Бәләбәй арасында, Дим елгасының урта агымында утыра ул, Уфадан кузгалып, Агыйдел күперен чыккач та, поезд Дим буйлап китә. (Нәкъ шул күпердән чак кына өстәрәк Дим Агыйделгә килеп тә кушыла.) Тик поезд көнбатышка таба бара, ә Дим көнчыгышка карап ага. Бик матур, бик хозур урыннар. Димнең түбән агымы буе белән диярлек тоташ агачлык. Елга җәелеп үскән биек, юан тирәкләр арасыннан бормаланып ага, кайбер төшләрдә тимер юлга якын ук килә, янәшә бара, аннары тагын карт тирәкләр ышыгына китеп югала. Тик ара-тирә генә аның куе күләгәләрдән зәңгәрләнгән өсте күренеп кала. Әнә шулай Алкино станциясен узганчы елга белән тимер юл һәркайсы үз юнәлешендә, янәшә баралар, ә Чишмәгә җитәрәк инде Дим каршы яктагы ерак сыртларга таба аерылып китә. Алда исә аның чакрымнарга

Скачать книгу