Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 31

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

кешене бары гади карак дип кенә тану дөрес булмас иде. Рус самодержавиесенә һәм боярларына каршы ниндидер ачу, үчлек ята, минемчә, аның бу хәтәр-кыю хәрәкәтендә. Кара реакция елларында патша хөкүмәтенең аны икенче тапкыр төрмәгә ябып, ниһаять, шунда үләргә мәҗбүр итүе дә әллә кайчангы караклыгы өчен генә булмас, әлбәттә. Ул заманда гади караклар һәр авылда диярлек очрап торган, әмма Әси кебек легендага әверелеп, җырларга кереп, халык хәтерендә яшәгәне меңнән бер генә!

      Әсәдулла бабайдан һәм аның җырыннан аерылганчы, гомумән, Каргалы көйләре турында кыскача гына әйтеп китү кирәктер, ахрысы. Әйе, Каргалының үзендә генә җырлана торган көйләре бар иде. Мин аларны күбрәк атакайдан ишеттем – ул, мәрхүм, җыр сөюче иде. Шулай ук Нигъмәтулла дәдәкай да җыр сузарга бик һәвәс булган. Минем аның Абзан туенда җырлаганын һич тә онытасым юк. (Бу хакта мин, хәтерләсәгез, «Җиз кыңгырау» хикәясендә язган да идем.) Кызганычка каршы, Нигъмәтулла дәдәкайның җыры иртә өзелде.

      Алардан соң мин ул көйләрне гел генә диярлек Срур тутакайдан һәм Зөләйхадан ишетә килдем. Без, якын туганнар, кайчагында ничектер туры килеп, Мәскәүдә җыелышабыз: Казаннан мин барам, Алма-Атадан Зөләйха белән Шәрәф, Уфадан Рауза яки Ләйлә килгән була… Бөтен кич буена диярлек Срур тутакайның борынгы әйберләр һәм рәсемнәр белән тулы, шунлыктан тыгыз, тәртипсезрәк тә бүлмәсендә җыр тыңлап, үткәннәрне сагынып утырабыз. Срур тутакай пианинода үзе уйнап, үзе җырлый – әкрен генә итеп, әмма бик җиренә җиткереп, үткәзеп җырлый. Уйнап-җырлап туктагач, безгә борылып, шул көй кузгаткан берәр вакыйганы яки кешене хисләнеп-дәртләнеп сөйләп тә ала.

      Зөләйха да үзе уйнап, үзе җырлый – аның тавышы көчлерәк тә, иркенрәк тә. Атасы мәрхүм кебек башта тамак кыргалый, башын чөебрәк уйлана, шуннан җай гына башлап җибәрә – җыр хыялны ияртеп әллә кайларга алып китә, ә моңы әйтерсең юка гына ефәк булып йөрәкләргә йомшак кына урала да урала. Ул күбрәк «Ялан» көен җырлый, җырлап тынгач, әкрен генә: «Бу көйне атакаем печән чапканда еш кына җырлый торган иде», – дип әйтеп куя.

      Мин үзем җырдан мәхрүм кеше, әмма бик тиз тәэсирләнәм, беренче җырдан ук инде миңа яшьләремне тыю бик авыр була. Җыры да бит нинди – бәгырьгә төшәрлек!

      Каргалыкай буе, ай, камышлы,

      Камышлары аның тавышлы.

      Еллар белән еллар бер үк түгел,

      Быелгысы никтер сагышлы.

      . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

      Кызык хәл: бик әсәрләнеп тыңлаганга күрәме, мин җырланган көйләрнең исемнәрен белә алмыйча кала идем. Менә «Әси карак» көе, дидем, «Ялан» көе, дидем (ләкин башкортның «Ялан җиркәе» түгел, бөтенләй башка), – тагын нинди көйләр? Тагын «Исмәгыйль җизни көе» дип бер моңлы озын көй җырлыйлар:

      Казаннардин килгән, әй, җиз курай,

      Ефәк калфак кигән кыз уйнай.

      Үзе лә уйнай, үзе җырлай,

      Күңелкәе аның кемне уйлай.

      Аннары «Шәйсолтан», «Шакир көе» дигәннәре дә бар. Болар барысы да Каргалының саф үз көйләре, бүтән бер җирдә дә миңа аларны ишетергә туры килгәне юк. Шулай ук безнекеләр «Агач башы»н да бик яратып

Скачать книгу