Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 30

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

күзләрен ачып җибәрә. Әси аңа иелеп, шыпырт кына әйтә: «Тавышыңны чыгарасы булма, ату, урыныңда ук буып үтерәм», – ди. Аннары чигенә биреп, кулындагы чи каештан ишеп үргән кыска саплы озын камчысы белән: «Менә бу сиңа ачларга ярдәм итмәгән өчен, мине, Әсәдулла морзаны, разбойник дип атаганың өчен, минем братым Хисмәтулла морзаны кыйнатып җибәрүең өчен!» – дия-дия чажлатып яра да башлый. Камчы сызгырып төшкән саен боярның нечкә күлмәге аша канлы юллар бүртеп чыга, үзе киң караватында еландай үрле-кырлы сикеренә, әмма үрсәләнеп ахылдаса да, кычкырырга батырчылыгы җитми. Камчыдан кеше үлми – бояр моны бик яхшы белә. Әси уңлы-суллы яра-яра да кире тәрәзәдән сикереп юкка да чыга. Каргалыга ул кайтып тормый, күршедәге Галышево дигән рус авылына барып, шундагы дусларында яшеренеп ята.

      Менә шуннан соң инде Әсине тотар өчен Каргалыга губернатор үзе җибәргән егерме кешелек кораллы отряд килә. Өч ай буена отряд Әсине һәм аның уң кулы Сәлиәсгарны эзли, көтеп тә ята, әмма алар икесе дә җиргә сеңгәндәй юкка чыгалар. Бары тик солдатлар киткәч кенә, Әси белән Сәлиәсгар өйләренә кайталар. Ләкин отряд кемнедер яшерен күзәтүче итеп калдырган булса кирәк, озак та үтми, боларның икесен дә җомга намазыннан чыккан чакта тотып алалар һәм Уфа төрмәсенә озаталар.

      «Әси карак» эше буенча тикшерү шактый озакка сузыла. Ике-өч губернадан җыелган материал нигезендә, «Әси шайкасы»на катнашы булса да, булмаса да, Каргалының кырык-иллеләп кешесенә гаеп тагыла. Бу кадәр зур эш ачылгач, губерна суды, бөтен Каргалы халкын ерак Якутиягә сөрергә рөхсәт сорап, Петербургтагы сенатка мөрәҗәгать итә. Кыскасы, Каргалы дигән авылны моннан куарга, бетерергә кирәк. Бу хәбәр Каргалы халкын, билгеле, бик нык борчуга сала. Авыл шаулый, авыл аптырый – нишләргә, ничек итеп бу коточкыч афәттән котылырга? Ахырда күп сүзләрдән соң авылның берничә өлкән кешесе, мулласы һәм старостасы, яклау сорап, татар бояры Тәфкилевкә баралар. Тәфкилев морза – үзе дә зур алпавыт булу өстенә патшаның ышанычын казанган һәм иң югары хөкүмәт даирәләре белән бәйләнештә торган кеше. Әлбәттә, ул рус боярларының мәнфәгатен яклау ягында, ләкин бу очракта гаделсезлек бик ачык күренеп торганлыктан (Каргалының бөтен халкы да карак түгел ләбаса!), килгән вәкилләрнең гозерен тыңлап, сенат белән сөйләшеп карарга риза була. Шулай итеп, аның сөйләшүе нәтиҗәсендә сенат бөтен Каргалыны Себергә сөрүдән туктата, ләкин бер шарт белән: Каргалы халкы үзе Себергә сөрелергә тиешле кешеләрне күрсәтеп, шуларның исемлеген төзеп бирсен! (Күрәсең, тикшерүчеләр үзләре гаеплеләр белән гаепсезләрне аерып бетерә алмаганнар.) Башка чара юк, авылны саклап калыр өчен сенат таләбенә риза булалар. Авыл үз кешеләрен яхшы белгәндер инде, менә шул нигездә Әси белән Сәлиәсгарның иң якын иярченнәреннән егерме кешене күрсәтеп бирәләр. Шул рәвешчә, Каргалыдан барлыгы егерме ике гаиләне, хатын, бала-чагалары белән бергә, Себергә (Якутск губернасына) сөргенгә куалар. Алар киткәндә, бөтен авыл кузгала, тәкбирләр әйтеп, хәер-догалар теләп, карты-яше елашып озатып калалар. Авыл халкының

Скачать книгу