Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 29
Хуш, кем соң ул Әси, кай заманда яшәгән һәм ниләр кырган? Атакай сөйләгәннәрдән һәм Срур тутакайның миңа биреп торган русча язмасыннан чыгып, мин кыскача гына шуны әйтә алам: үткән гасырның икенче яртысында Каргалыда Әсәдулла Хәбибулла улы Еникеев дигән бик гайрәтле, кыю, тәвәккәл һәм, әйтергә кирәк, үзенчә акыллы да бер кеше булган. Әси – аның кыскартылган исеме, шушы исем белән ул халык теленә кереп тә калган. Үзе морза, ләкин шул заманның милли һәм икътисади кысулары нәтиҗәсендә булса кирәк, бу кеше караклык итү, талау юлына баса. Ялгыз башы гына түгел, ә Каргалы кешеләреннән үзенә бер шайка оештыра, шуның оста, сак, хәйләкәр җитәкчесе булып таныла. Аның уң кулы – Сәлиәсгар Еникеев, Әсинең үзе кебек үк кыю да, батыр да булган… Бөтен «эшне» икәү корганнар, икәү алып барганнар. Урлау-талау мактаулы эш түгел, әлбәттә, ләкин хикмәт шунда ки, алар, ягъни Әси шайкасы, Каргалының үзендә беркемнең дә малына тимәгән, шулай ук якын-тирәдәге татар-рус авылларын да бервакытта да борчымаган. Алар бары бик еракка китеп, хәтта Оренбург һәм Самар губерналарына чыгып, шундагы боярларны талаганнар, чиркәүләрне басканнар. Күп вакытта талаган малларын Каргалыга да алып кайтмыйча каядыр юлда яшереп калдыра торган булганнар.
Ә авылның үзендә Әсәдулла агай – мөхтәрәм, өстәвенә бик диндар бер кеше, биш вакыт намазын калдырмый, мәчеткә дә чалмадан гына йөри. Үзенчә юмарт, миһербанлы да булган ул. Урлап кайткан атны суйса, итен еш кына ятимнәргә, фәкыйрьләргә өләшкән. Атакайның әйтүенә караганда, ул ерак кырларда кое казыткан, ватылган күперләрне төзәттергән. Аш мәҗлесе үткәргәндә гел генә: «Хәзрәтләр, алдыгызга килгән ризыкта бер локма хәрәм нәрсә юк, тыныч җан белән ашагыз!» – ди икән.
Авыл халкы Әсәдулла агайның чын гамәлен, һичшиксез, белеп торган, әмма ләкин һичкем аңа бармагы белән дә төртеп күрсәтмәгән. Хәтта авылның мулласы да тел яшергән. Шулай да полиция, бик нык эзләнә торгач, ахырда Әси каракның эзенә төшә. Аннары таланган боярлар да һаман Каргалы ягына күрсәтеп, каракларны шуннан эзләргә кирәк дип әйтә килгәннәр. Берничә тапкыр куа да чыкканнар, ләкин Әсиләрнең атлары дөлдел шикелле, берәүне дә артларыннан җиткермәгән. Әсинең үз аты, имеш, тезгенен муенына салган килеш абзар ышыгында һәрвакыт бәйләүсез генә торган. Берәр төрле хәтәр туа калса, Әси ишек төбенә чыгып сызгыруга, туры аты шунда ук юртып килеп тә җитә икән: Әси сикереп кенә атлана да исеп киткән җилдәй юк та була, имеш!
Полиция кешеләре еш кына Каргалыга тентү белән килә башлыйлар. Ләкин берни тапмыйча кире китәргә мәҗбүр булалар. Халыктан һәм авыл мулласыннан сорашып та бернәрсә белә алмыйлар. Хәтта бер тентүдән соң шул ук төнне Әси ярдәмчесе Сәлиәсгар белән бергә Уфага барып, губернаторның махсус үзе генә җигеп чыга торган ике иң шәп атын да урлап китә.