Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 28
Әнә шундый бөлеп бетсә дә, ямаулы киндер ыштаннан йөрсә дә, «морзалык» һавалыгын югалтмаган кызыклы бәндәләр сирәк кенә булса да очрый иде әле ул чакларда. Хәтта Каргалының үз саилчесе дә бар иде – шул ук Еникеевләрдән… Мин дә әле аны яхшы хәтерлим. Чын исемен ачык кына белмим, бәлки, Бикмөхәммәт булгандыр, ләкин бөтен авыл аны «Бирәхмәт» дип йөртә иде. Озын буйлы таза кеше, өстендә озын чикмән, башында җәен-кышын мескен бүрек, иңбашы аша зур гына киндер капчык аскан… Кулында шомарып беткән озын таяк… Капкадан килеп кергәч, ул тоныграк калын тавышы белән исәнләшә, хәл-әхвәл сораша, аннары баскычка утырып ашыкмыйча гына дога кыла. Сәдаканы бервакытта да сорап алмый, бирсәләр – хуп, бирмәсәләр, сүзе юк. Аның каравы үзе куеныннан кечкенә шешә чыгарып, бала-чагаларга, үсеп килгән кызларга бармак бите белән генә ислемай сөртеп китә иде.
Авыл халкы бу таза агайны диванага саный иде. Әмма ул дивананың иң юашы, иң зарарсызы, балалар шикелле үтә беркатлысы. Шуңа күрә аның исеме дә халык теленә бер синоним булып кергән, ягъни артык беркатлы ваемсыз кешегә еш кына үртәп: «Их син, Бирәхмәт!» – дип әйтә торганнар иде. Ләкин чын Бирәхмәтнең үзеннән бервакытта да көлмиләр, рәнҗетмиләр, хәтта этләр дә аңа өрмиләр иде бугай… Бөтен табигате белән ул, ничек дим, кешеләрнең шактый тупасланган күңелләрендә ирексездән шәфкать-миһербанлык хисләре уятучы бер Алла бәндәсе иде.
Әйе, Каргалы кешеләре бик төрле-төрле һәм, табигый инде, мондый авыл төрле вакыйгаларга да бай булган. Чорына карап, аның өстеннән дәһшәтле өермә-давыллар да узгалаган. Шуларның берсе Гражданнар сугышы вакытында булып ала. Мәгълүм ки, 1919–1920 елларда Татарстан һәм Башкортстанның кайбер төбәкләрендә «сәнәкчеләр» дигән бер кара фетнә калкып чыга. Баштарак ул беркадәр җәелеп тә китә. Менә шул «сәнәкчеләр»нең зур гына бер төркеме Чакмагыш якларыннан Каргалы тирәсенә дә килеп җитә. Алар җиде-сигез чакрымдагы Сынны авылында тукталып, шуннан берничә җайдакларын Каргалыга «ультиматум» белән җибәрәләр: «Давай, сез дә безгә кушылыгыз!..» Ә Каргалы – зур авыл, исемле авыл, әгәр ул кушылса, тирә-яктагы ваграк авыллар да күтәрелеп чыгачак, имеш. Нишләргә? Авыл хәрәкәткә килә, кайный, шаулый, ике көн өзлексез җыен дәвам итә. Берәүләр чыгу, кушылу ягында, икенчеләр катгый рәвештә каршы… Ахырда, бәхәсне хәл итәр өчен, Каргалы мәктәбенең мөдире Гыйниятулла Терегуловны җыенга чакырып китерәләр.