Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 24

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

кара-каршы салынган, такта белән япкан йортлар. Капка-коймалары да тактадан. Еш кына калай белән япкан зуррак, матуррак йортлар да очрый. Берничә чардаклы йортны да беләм мин. Шулай ук бер генә бурадан салынган, салам түбәле, җил капкалы өйләр дә бар иде, ләкин алар, унга бер дигәндәй, әллә ни күп түгел иде. Кыскасы, халыкның зур күпчелеге урта һәм уртадан өстенрәк тормышлы хуҗалардан гыйбарәт булганга күрәдер инде, авылның гомуми күренеше дә «уртадан югары» әйбәт, төзек кенә иде. Ташпулатлар булмаган кебек, читәннән үреп, балчык белән сылаган өйләр дә юк иде шикелле – һәрхәлдә, андый өйне мин хәтерләмим.

      Каргалының бер кимчелеге булса, ул да аның яшеллеккә ярлылыгы иде. Агач бакчалары аз иде, җимеш агачлары бөтенләй юк диярлек, булса да шул сәрби дә сирень, миләш тә шомырт… Болары да сирәк йортларда гына. Бөтен авылның бакча дигәне – ул абзарлар артындагы бәрәңге мәйданы – менә ансыз инде бер генә йорт та юк иде. Каргалы «бульбасы» шәп иде – бәләктәй кызыл бәрәңге!

      Әйе, Каргалы зур авыл. Өч мәчете бар, өч мәхәлләгә бүленә. (Авылның зурлыгына караганда, мәчетләр күп түгел иде.) Бу җиргә иң беренче килеп утыручылар егерме хуҗалык (йорт) булса, 1926 елда инде аның саны биш йөз егермегә җитә. Йөз илле ел эчендә әнә ничек үскән ул!.. Каргалының җире дә күп, басу-кырлары да еракта иде. (Җир мәйданы уналты мең гектарга җиткән дип ишеткәнем бар.) Мәгълүм булганча, революциядән соң, егерменче елларның урталарында артык зураеп киткән авыллардан иркенрәк җиргә күчеп утырулар башлана. Бу процесстан Каргалы да, билгеле, читтә калмый. Аның халкы да төрле тарафка аерылып чыга башлый һәм, шул рәвешчә, Каргалы җирендә кечерәк кенә яңа авыллар – елгачык үрендә «Каргалы баш», елгачык түбәнендә «Каргалы тамак», Әркәсле ягында «Бакча», Чабылтау артында «Зиреклебаш» барлыкка килә. Янә тагын «Бишкиртек» дигәне дә бар, имеш, ләкин мин андый авылның барлыгын белмим – «эт җыены» уйлап чыгарган мәзәк кенә түгел микән? (Хәер, берничә йорт авыл очындагы киртләчле тау итәгенә күчеп утырганнар шикелле, бәлки, шуларга бу «матур» исемне такканнардыр.) Шуның өстенә күпмедер хуҗалык Чиләбе өлкәсендәге «Чибәр күл» дигән җиргә дә күчеп китә. Мондый «аерылып чыгулардан» соң төп Каргалы үзе кечерәеп һәм сирәгәеп калырга тиеш иде. Ләкин мин кайтып йөргән чакларда, ул һаман искечә зур иде, тоташ иде, таралганы һич тә сизелми иде. Тыгыз утырган зур авыл үзенең йөзен тиз генә югалтмый, күрәсең. Әмма Каргалының чынлап үзгәрүе (дөресрәге, таралуы) сугыш вакытында һәм сугыштан соң башланды булса кирәк. Әйтергә генә ансат, Ватан сугышы фронтларында Каргалының биш йөз кешесе ятып кала. Теге вак авылларны кертеп исәпләгәндә дә бу коточкыч зур югалту! Алар барысы да бит йорт башы яки йорт терәге ирләр… Мондый югалтудан соң авылың бөтенләй юкка чыгып бетсә дә гаҗәп түгел. Әмма Каргалының беткәне юк. Ул яши, өтелеп, сирәкләнеп калса да, һаман шул Каргалыкай буенда утыра ул. Тик кешеләре инде башка – сугыштан соң туган, өлгергән кешеләр. Борынгы картлар юк, беткән алар, булганнары исә минннән олырак яки минем яшьтәге

Скачать книгу