Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 20

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

мәгариф эшләре белән җитәкчелек иткән, егерменче елдан коммунист, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе… Уфада аның исеме белән аталган урам да бар.

      Шәриф Сүнчәләй турында төгәлрәк һәм тулырак мәгълүматны Риза Ишморат истәлекләреннән алырга була – Риза аның шәкерте, миңа караганда да ул аны күптәнрәк һәм күбрәк белә. Минем исә күңелемдә ныграк, тирәнрәк сакланганы – Шәриф җизнинең саф кешелек сыйфатлары. Әмма ничек кенә итеп аңлатырга моны? Ул тыныч, сабыр кеше иде, бик мөлаем һәм тыйнак кеше иде, тавышы да йомшак, кешегә мөгамәләсе дә йомшак иде. Үзе озын гына буйлы, какча гына кеше иде, бик пөхтә киенеп, гел чиста кырынып йөри иде. Болары тышкы яклары, ә эчке яктан ул үтә әдәпле, инсафлы, нәзакәтле – кыскасы, аңарда гүя тумыштан ук килгән үзенә бер күркәм затлылык бар иде. Мондый ирексездән сокландыра, хөрмәт кузгата торган затлылык, гадәттә, иске интеллигентларда күбрәк очрый. Ул да чын мәгънәсендә интеллигент иде – бөтен яктан да! Ихтимал, шуңа күрәдер, мин Шәриф җизнине үзем өчен үрнәк бер кеше итеп саный идем. Дөрес, аңа охшарга, аның төсле булырга тырышмадым, чөнки бу кадәресе кулымнан килмәс иде (һәм табигатемә дә сыймас иде), әмма җизнәмнең күркәм кыяфәте һәм чын кешелек сыйфатлары мине бозылып китүдән, түбән тәгәрәүдән ничектер тыеп килде. Ә андый куркыныч, яшерә алмыйм, минем тормышымда булгалады.

      Бу урында ниндидер бер шәрехләү кирәклеген сизәм, югыйсә кайберәүләрнең җизнәңне артык мактап ташладың дип әйтүләре мөмкин. Ләкин хикмәт мактауда түгел, һәм андый теләгем дә юк минем. Хикмәт шунда ки, Шәриф Сүнчәләй һәм аның замандашлары – үткән гасырның ахырында туып, бу гасырның башында, дөресрәге ике революция арасында җитешкән кешеләр. Алар шул чорның азатлык рухы белән сугарылып, бик нык белем-мәгърифәткә омтылган һәм халыкка хезмәт итү максаты белән янган кешеләр. Һәм шушы хәл аларның идеалларын да, кешелек сыйфатларын да билгеләгән булса кирәк. Мәсәлән, Шәриф Сүнчәләйнең яки башка берәрсенең идеалы хөрлек икән, ул инде үз иркен сөю генә түгел, бүтәннәр иркен дә таныган, хөрмәт иткән; әгәр ул кешеләр арасында гаделлек булуын тели икән, иң элек үзе гадел булырга тырышкан һәм башкалардан да шуны көткән. Кыскасы, идеал белән гамәлне алар бер дип белгәннәр, аерып йөртмәгәннәр. Йә, бу һәр заманда һәрбер кеше өчен дә шулай булырга тиеш түгелмени? Күрәсез, бернинди арттыру, мактау юк монда.

      …Фәлсәфә күпкәрәк китте, кире артка чигеник әле булмаса… Каргалыда туй үтеп киткәч, бер-ике айдан соң яшьләр өчәүләп, ягъни җизни белән Срур тутакай һәм җизнинең энесе Сәгыйть кода (Сәгыйть Сүнчәләй), Уфадан безгә, Дәүләкәнгә кунакка килделәр. Март урталары иде шикелле, карлар эреп, ерганаклар юл ала башлаган кояшлы көннәр иде. Кунаклар хөрмәтенә бездә зур мәҗлес уздырылды. (Ул чакта безнең үз йортыбыз юк иде әле, арендага алган өч бүлмәле чибәр генә йортта тора идек.) Мәҗлескә Дәүләкәннең мөхтәрәм кешеләре чакырылган иде. Заманның мәгълүм ике зыялысы, ике яшь, чибәр егет, икесе дә тройка костюмнан, кара кәләпүшләрдән, берсе, җизни тиешлесе,

Скачать книгу