Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 22
Бибинурның сугыш вакытында күргәннәре үзе бер тарих. Ләкин читкә тайпыласы килми – белешмә рәвешендә генә әйтеп китәргә туры килә. Бибинурның ире кызыл командир, сугыш башланганда алар ил чигендә торалар. Июнь таңында фашистларның беренче бомбалары алар өстенә ява. Бибинур, күкрәк баласын алып, ут астыннан котылып чыга, ә ире ил чиген саклап кала һәм шунда һәлак тә була. Озын чигенү-качу юлы, күпме куркыныч маҗаралы хәлләргә юлыгу, инде беттек дигәндә генә, билгесез, әмма изге күңелле кешеләр ярдәмендә котылып калу – баласын күкрәгенә кыскан яшь ана шуларның барысын да үз башыннан кичерә.
…Сугыш бетә, яралар әкренләп төзәлә, исәннәр һаман яши бирә. Бибинур да Казахстанның Талдыкурган өлкәсендәге бер район мәктәбендә озак еллар казах һәм уйгур балаларын укытып тора. Шунда әкренләп үзенә йорт кора, хуҗалыгын булдыра, ут астыннан алып чыккан малаен үстерә, Ташкентка җибәреп вуз бетертә – кыскасы, бер эзгә төшкән тормыш үз җае белән һаман алга таба тәгәрәмәктә, искечә әйтсәк. Хәзер инде Бибинур пенсиядә, яңадан иргә чыкмады ул, гомерен уздырган җирдән һәм мәктәбеннән читкә китмичә, шунда хөрмәт казанган карт мөгаллимә булып, ялгызы тыныч кына яшәмәктә. Ачы язмышның ахыры әнә шундый, рөхсәт итсәгез, бәхетле дияргә дә ярый, минемчә.
Идюк белән Шамилне 1934 елның салкын кышында миңа бер кайтып күрергә туры килгән иде. Ул чакта җиңгәчәй сүтеп алынган йортның бәрәңге базын землянка итеп, шунда ике баласы белән торып маташа иде. Бер чыбык заты да күренмәгән, кәфендәй ап-ак кар баскан ялан кадәр ихатаның читендәрәк әз генә чыгып торган калай морҗаны шәйләп, шуңа таба тар гына сукмактан