Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 19

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

язганы шулдыр инде, ахыры хәерле була күрсен, диделәр дә никахны укытырга булдылар. Шатлыгы, кайгысы бергә узды шулай итеп.

      Рокыя тутакай Ибәтулла җизнидән берсеннән-берсе кечерәк өч бала белән кала. Әлбәттә, кайгы баштан ашкан… Һәм минем шушы урында Ибәтулла җизни турында кайбер ишетеп белгәннәремне әйтеп үтәсем килә. Ишеткәннәрем исә түбәндәгедән гыйбарәт: Ибәтулла Терегулов моряк булган, хәрби флотта хезмәт иткән, япон сугышында катнашкан. Минем тутакайларга (башта Зөләйхага, аннары Рокыяга) әнә шул кампаниядән кайткач өйләнгән икән. Яхшы ук грамоталы да булган ул.

      Срур тутакайның сөйләвенә караганда, Ибәтулла җизни под- польедагы революционерлар белән бәйләнеш тоткан, имеш. Моның әсасы5 менә нидән гыйбарәт: Уфа губернаторының канцеляриясендә җизнинең авылдашы Әхмәтсолтан Терегулов дигән кеше хезмәт иткән. Бу инде укыган кеше, статский советник, губернатор канцеляриясендә зур гына урын биләгән булса кирәк. Мәсәлән, Уфаның татар яшьләре спектакль яки концерт куяр өчен рөхсәтне губернатордан еш кына аның ярдәме белән алганнар. (Монысын миңа Хәсән Гобәйдуллин сөйләгән иде.) Һәм шушы кеше, ягъни Әхмәтсолтан Терегулов, Уфа социал-демократлары белән яшерен бәйләнештә торган. Цюрупа һәм Брюханов кебек күренекле большевиклар белән шәхси таныш та булган, диләр. Билгеле инде, губернатор чиновнигы белән подпольедагы социал-демократларның бәйләнеше ниндидер бер максатка хезмәт иткән булырга тиеш. Кыскасы, алар Әхмәтсолтан Терегуловтан үзләрен кызыксындырган мәгълүматларны алып торганнар булса кирәк. Шундый сүз дә бар: революционерларга берәр төрле куркыныч туа башласа, Терегулов аларга шуны алдан хәбәр итә икән6*. Ләкин бу хәтәр эштә кем ашадыр элемтә тотарга кирәк булгандыр бит, чөнки губернатор чиновнигы үзе турыдан-туры бәйләнешкә керә алмагандыр инде. Һәм менә безнең җизни Ибәтулла Терегулов, Әхмәтсолтанга якын кеше, әнә шул элемтәче ролен үтәгән дә, имеш. Моның дөрес булуына дәлил итебрәк, Срур тутакай шундый бер кызыклы гына факт та китергән иде: Ибәтулла җизни төрле сылтау белән бер ел эчендә генә ундүрт мәртәбә тора торган фатирын алыштырган булган. Ни өчен?.. Билгеле, конспирация өчендер инде… Әлбәттә, болар барысы да сүз генә, кулыбызда бертөрле дә документ юк, ләкин бит кайчагында сүзнең дә ниндидер нигезе була. Мәсәлән, Әхмәтсолтан Терегулов революциядән соң да Уфада кала һәм совет органнарында хезмәт итә. Тазартулар вакытында да аңа тимиләр. Элеккеге патша чиновнигы булса да! Бу бит инде юкка гына түгелдер.

      Ә безнең җизнигә килгәндә, ул япон сугышын күргән, хәрби флоттан кайткан кеше, димәк, аның күпмедер дәрәҗәдә революция рухы белән сугарылган булуы бик табигый. Андый кешеләр аз булганмыни ул заманда.

      Җизнидән калган өч бала үсеп җитәләр. Кеше булалар, тик Рокыя тутакайга тагын да бер зур хәсрәт кичерергә туры килә – бердәнбер улы Әнвәр Ватан сугышында һәлак була. Чыдамлыгына исең китәр! Әнвәр турында сүз чыкканда, мин аның елаганын бервакытта

Скачать книгу


<p>5</p>

Әсасы – нигезе, төбе.

<p>6</p>

Әхмәтсолтан Терегулов турында мин «Хатлар укыганда» дигән мәкаләмдә кайбер яңа фактларны да язып чыктым. – Казан утлары, 1983. – № 12. – Ә. Еники искәр.