Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 14

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

шуңа күрә әйтәсем килә: Нигъмәтулла дәдәкайның герман сугышыннан ничек кайтып керүен дә, күп еллар узгач, Мәдинә җиңгәчәй үзе миңа сөйләгән иде.

      …Ике бертуган, әмма никадәр зур аерма! Бер анадан туып та бу хәтле бер-берсенә охшамаган братларны минем әле күргәнем дә юк диярлек. Кыяфәтләре үк башка: Нигъмәтулла дәдәкай урта буйлы, таштай тыгыз, какча гәүдәле, ә Мөхәммәдъяр дәдәкай буйга да кечерәк, гәүдәгә дә юанрак… Әмма иң зур аерма аларның табигатендә иде. Нигъмәтулла дәдәкай гаять җитез, кызу, тиктормас бер кеше булса, Мөхәммәдъяр дәдәкай, киресенчә, шактый басынкы, авыр кузгалышлы кеше иде. Һәм бу аерма ике туган арасында еш кына низаг та тудырган. Хикмәт шунда, Нигъмәтулла дәдәкай ялкаулыкның чын дошманы – үзе дә тынгы белмәгән, кешегә дә тынгы бирмәгән, шуның өстенә шактый кызу канлы да булган. Билгеле, әкрен, салмак, ваемсыз энесенә аңардан еш кына эләккән дә булырга тиеш.

      Әйтәләр, Мөхәммәдъяр дәдәкай яшь чагында йокларга бик яраткан, дип. Уятмасалар, тәүлек буена да йоклый икән. Моны ялкаулыктан күргәннәр. Хәлбуки, Срур тутакайның әйтүенә караганда, бу аның шундый авыруы икән, тик үз вакытында моны берәү дә белмәгән.

      Мөхәммәдъяр дәдәкай тыштан шулай мәнсез, пошамансыз булып күренсә дә, аның, минемчә, кызыксынган нәрсәләре дә бар иде. Мәсәлән, ул матур әйберләрне ярата иде, безгә килсә, шкафтагы төрле кызыклырак әйберләрне алып, әйләндереп-әйләндереп карый торган иде. Шулай ук китап актарырга, рәсемнәр карарга да ярата иде. Татарча да, русча да укый белә иде ул. Ашыкмыйча гына акыл да саткалый иде, үзенә күрә фәлсәфәсе бар иде аның…

      Ә Нигъмәтулла дәдәкай дөнья куа, гәп сатып тик утыру кая ул – бөтенесенә өлгерергә кирәк. Кызу эш өсләрендә оек-чабатадан, алача ыштаннан, киез эшләпәдән өермәдәй бөтерелә иде. (Йоклаганда чабатасын да салып тормый икән.) Каргалы басулары һәм печәнлекләре шактый еракта, бабакайларның печәнлеге, мәсәлән, авылдан биш-алты чакрым, «болото» дигән җирдә иде. Нигъмәтулла дәдәкай ялгыз, унөч-ундүрт яшьлек кызы Зөләйхадан башка кул арасына керерлек беркеме дә юк. Калган балалары үзе пленнан кайткач кына тудылар. Зөләйханы да ул бик иртә эшкә җикте.

      Эшләргә, эшләргә! Эш аның өчен мәҗбүрият кенә түгел, җан таләбе дә иде шикелле, ничектер дәртләнеп, ләззәт табып эшли иде ул. Аныңча, эшсезлектән дә оят нәрсә юк. Менә шушы нигездә безгә дә аңардан «өлеш» чыккалый иде.

      Җәйнең бушрак вакытында Нигъмәтулла дәдәкай Дәүләкән базарына да чаптырып килеп җитә иде. Кояш баер алдыннан гына килә. Кояш белән бергә торып базарга йөгерә, анда эшләрен бетергәч, кайтып ашык-пошык кына бер-ике чынаяк чәйне каплый да сары атын җигеп, капкадан ук юрттырып китеп тә бара. Ә без, ике малай, эшсез йөрибез, безнең ат та юк, сарык-кәҗә дә юк, бер генә сыерыбыз бар, ул да көтүдә. Кыскасы, печән чабасы да юк, урак урасы да юк. Димәк, безгә, үсеп килгән ике малайга, урам таптаудан башка эш тә юк. Билгеле инде, Нигъмәтулла дәдәкай мондый хәл белән һич тә килешә алмый. Кул-аягы таза малайлар эшсез йөрсеннәр, имеш!

Скачать книгу