Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 12

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

ай-һай, ансат булмагандыр. Чире нинди бит – ваба! Ләкин бер нәрсәгә торып-торып хәйран калам, ни хикмәттер, бу коточкыч чир безнең беребезгә дә йокмады, эләкмәде. Нәрсә генә саклап калгандыр – хәзергәчә аңлый алганым юк.

      Безнең өйгә кергән бу беренче үлем иде, беренче зур мәет чыкты безнең өйдән… Һичшиксез, бик авыр кичердек без бу югалтуны. Бабакай үлгәннән соң, әбекай безгә ешрак килә һәм озаграк торып та китә иде. Шуңа күрә без, ике малай, аңа бик ияләшкән идек. Ул гәүдәгә тулы, таза карчык иде, холкы да сабыр-басынкы (бабакайның нәкъ киресе) һәм тәмле телле дә иде. Безне, тугыз баладан соң исән-имин генә үсеп килгән «ике бөртек»не, әлбәттә, бик аяган һәм яраткан булырга тиеш. Менә аның сабый чагыбызда башта мине, аннары энемне чөя-чөя әйткән такмагы:

      Бабасының нисе бу – тауга менәр таягы!

      Әбисенең нисе бу – сөт өстендә каймагы!

      Дәдәсенең нисе бу – кысып буар билбавы!

      Тутасының нисе бу – энҗе-мәрҗән кулбавы!

      Атасына ай кебек, инәсенә көн кебек,

      Килеп киткән кунакларга куй б…дай юк кебек!

      Әнә шулай үчтеки иткән ул безне… Моны мин, күп еллар узгач, Срур тутакайдан ишеттем. Хәзер инде үзем дә әбекай яшенә килеп җиткән кеше, әмма минем сабый чагым әнә шул такмагында саклана.

Туганнар

      Бабакай белән әбекайдан соң миңа иң якын туганнар булып, билгеле инде, аларның уллары белән кызлары калды. Болар атакайның ике энесе – Нигъмәтулла белән Мөхәммәдъяр дәдәкай һәм ике сеңлесе – Рокыя белән Срур тутакай. Энеләре Каргалыда, сеңелләре исә Уфада торалар иде. (Кияүгә чыккач киткәннәр.) Аларның балалары да миңа шулай ук иң якын кардәшләр – туганнан туган гына, Каргалыча әйтсәк, тудыклар булабыз. Без барыбыз да бер заманда үстек. Югалтулар күп булмады, тик Рокыя тутакайның бердәнбер улы Әнвәр генә сугыштан кайтмады, аннары минем энем Илдархан кырык тугыз яшендә үлеп китте. Калганнарыбыз хәзергә исән әле… Яшь ягыннан тиңрәкләребез балачактан алып шушы көнгә кадәр, араларыбыз ерак булса да, һаман очрашып, күрешеп тордык. Ләкин кайбер кече яшьтәгеләре белән минем үземә бик сирәк очрашырга туры килде, мәсәлән, Нигъмәтулла дәдәкайның Идиятулласын мин балачагында гына бер күреп калдым.

      Инде килеп шуны әйтергә кирәктер: бу якын туганнарның берсе дә Каргалыда тормыйлар, күптән алар төрлесе төрле якка таралып беттеләр. Уфа, Казан, Мәскәү, Алма-Ата, Ташкент, Севастополь, тагын кайлардадыр яшәп яталар. Йөз илле ел безнең бабайлар яңа җирдә таралмыйча яшәгәннәр, ә минем буын ун-унбиш ел эчендә таралды да бетте. Дөрес, Каргалыдан элек тә читкә китүчеләр аз булмаган, ләкин берсе китсә, бишесе калган, төп нигез һәрвакытта сакланган. Һәм китүчеләр шул нигезгә гел кайтып йөргәннәр… Безнең нигез исә сугышка хәтле үк бетерелгән иде. Хәзер авылга кайтсаң, кемнең капкасына сугылырга белмәссең. Хәер, нигезләреннән аерылучылар Каргалыда бер безнекеләр генәме соң?! Күп алар, бик күп… (Хәтерлисездер, «Туган туфрак» дигән хикәядә авылга кунакка кайткан Клара бабасының ташландык,

Скачать книгу