Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 10

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

да якын һәм ерак кардәшләребез бик күп. Кайтып-китеп кенә йөргәнгә күрә, мин аларның бик якыннарын гына беләм: югары очтан, мәсәлән, Рәхмәтулла абзыйларны, Зүрәттәкайларны («тутакай» сүзе шулай кушылып әйтелә), түбән очтан Саттый җизниләрне, Сәгыйть бабакайларны… Ләкин алар барысы да диярлек мине һәм энемне беләләр иде, кунакка барганда яки үзләре килгәндә безне «Хәдичәттәйнең ике бөртеге» дип, сокланып, мактап, тәүфыйк теләп, башларыбыздан сөяләр иде.

      …Хәзергә кадәр оныта алмыйм бик иртә күңелемдә уелып калган бер күренешне. Ул чакта миңа күпме булыр? Дүрт яшьләр чамасыдыр, шуннан да артык булмас. Җәйнең җылы матур бер иртәсендә бабакай белән әбекай, читән тарантаска янәшә утырып, мине дә үзләре белән алып, каядыр барырга чыктылар. Каршыдагы мәчет тыкрыгыннан уздык, тимер юл аша чыктык, аннары, такыр юлдан җирән алашаны әйбәт кенә юырттырып, яшел кырлар буйлап киттек. Әйтәсе дә түгел, миңа бик күңелле, бик рәхәт иде. Бөтен тирә-ягым бик киң, бик якты – сулда тезелеп киткән Каргалы таулары, ә уңда һәм алда офыкка китеп югалган чуар иген басулары. Әбекайның итәгендә мин ялт-йолт каранып барам. Җирдән берәр кош күтәрелсә, шуңа башымны каерам, юл буенда берәр күбәләк талпынса, аңа да сузылмакчы булам. Шулай озак кына бара торгач, без ахырда ерак бер яланга җитеп туктадык. Хәзер менә чамалыйм, бу, мөгаен, Әркәсле яланы булгандыр – авылдан кыйбла тарафындагы ерак кырларны каргалылар әнә шулай дип йөртәләр иде. Без килеп туктаган җир тип-тигез сәхрә иде. Кайсы якка карама, бихисап чәчәкләр, ә җиргә төшкәч, мин куе үләнендә бөтенләй күмелә яздым. Тирә-ягымда ниндидер кортлар тонык кына безелди, ниндидер кошлар пыр-пыр очып китәләр, ә бер кошчык кайдадыр биектә шундый өздереп, шашынып сайрый ла, әйтерсең менә безне күрүдән шатлыгы эченә сыймый мескеннең! Аның тавышы бер якыная, бер ерагая, гүя мине үчекли, ләкин мин аны күрә алмыйча йөдәп беттем. Мин әле ул кошчыкның тургай икәнен дә белми идем. Әмма миңа бик рәхәт иде, бик кызык иде, гүя мин моңарчы һич күрмәгән өр-яңа бер дөньяга килеп чыкканмын. Билгеле, хәйран калганмындыр инде, кая карарга, нәрсә эшләргә белмәгәнмендер… Йөрисем-йөгерәсем килгәндер, чәчәкләрне дә өзәсем килгәндер. Ләкин әбекай мине ни өчендер үзеннән ерак җибәрми, гүя ашыкмаска кушкандай әкрен генә: «Чү, бәбкәм!» – дип әйтә тора.

      Ә бабакай, атын тугарып үләнгә җибәргәч, бераз читкә китеп, чирәмгә кара җиләнен җәйде дә намаз укырга кереште. Башта аягүрә, аннары тезләнеп укыды. Тирә-ягы куе үлән, шау чәчәк, менә шул үлән-чәчәкләр эченнән бабакайның нечкә муены белән кырпу бүреге генә күренә. Якты һавада күзгә күренмәс әлеге кечкенә кошчык талпына-талпына һаман өзелеп-өзелеп сайрый, үләндә йөргән җирән алаша да әледән-әле башын селкеп, тимер авызлыгын чыңлатып куя, ә без әбекай белән бер читтә нидер көткәндәй тын гына басып торабыз.

      Ни хикмәттер, мин үскәч тә, олыгайгач та, хәтта менә картайгач та әнә шул күренешне – бабакайның үлән-чәчәкләр арасында тезләнеп намаз укуын һич оныта алмадым. Ниндидер бик якты бер эз калдырды ул минем бала күңелемдә.

Скачать книгу