Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 8
Бабакайларның ихатасы (ишегалды) бик зур иде, иркен иде, күп җире бәбкә үләне белән түшәлгән иде. Тик кое тирәсе, абзарлар алды гына мал таптаудан үләнсез, такыр иде. Урам буйлап яңа койма сузылган, өч капка баганасы басып тора, ләкин капка үзе ни өчендер юк… Әллә такталары, әллә куллары җитмәгән, Хода белсен!
Менә шул капкасыз баганалар арасыннан килеп кергәч, аз гына эчтәрәк, сул кулда бабакайларның алтыпочмаклы, калай белән япкан өйләре тора. Уң якта зур гына ак келәт, шул ук рәттә, ишегалдының түренә табарак, янә берме-икеме келәт, чилник (лапас), тагын ниндидер каралтылар, ә иң түрдә инде терлек абзарлары. Алар барысы да салам түбәле, тик келәтләрнең кыегына буй-буй киртәләр дә салынган.
Сул яклап исә, «капка»дан шактый эчтә, таза бүрәнәләрдән салынган, ләкин инде җиргә чүгә башлаган янә бер иске генә өй бар иде. Аш ызбасы дип йөртәләр иде аны, миче бик зур иде, кочак-кочак салам кертеп ягалар иде. Шул гөрләп янган утта Мәдинә җиңгәчәй зур чуен тутырып бәрәңге (төмәнчә – бульба) пешерә иде. Терлекләр өчен булса кирәк, ләкин кайчагында безгә дә салып бирә иде. Без җыен ыбыр-чыбыр бала-чага түгәрәкләнеп утырып, агач табактагы кайнар бәрәңгене, үзебез азаплана-азаплана әрчеп, эре тозга тидереп, кара арыш ипие белән бик тәмләп ашый идек. Аннары бу өйгә кышның салкын көннәрендә туган бозауларны һәм бәрәннәрне ябып тоталар иде. Минем бәрәннәргә исем китә – алар өч-дүрт көннән инде бөтен өйне бетереп чаба башлыйлар, зурая төшкәч, мич башына хәтле сикереп менәләр. Ә бозауларны озак тотмыйлар, бераз аяклангач та икенче бер җылы урынга күчерәләр… Соңыннан «аш ызбасы» юкка чыкты – кайчан, ни өчен сүткәннәрдер, белмәдем. Беренче герман сугышы вакытында утынга түгел микән?!
Истә калганы тагын – аш өеннән арырак кара мунча. Кергәч тә уң якта учак, учак өстенә чуерташ өелгән, шуңа терәлеп үк торган тәбәнәк ләүкә, ә каршыда кечкенә чалыш тәрәзә. Морҗа-мазар юк, якканда төтен чыксын өчен ишеген ачып куялар, шуңа күрә мунчаның бөтен эче корым сылагандай кап-кара. Ләкин, ни хикмәттер, бу кара корым кием-салымны буямый иде.
Бик кечкенә чагымда бабакай белән әбекайның мине шул мунчага алып керүләрен аз гына хәтерлим. Зур түгәрәк тазга утыртып юындыралар, аннары бастырып комганнан җылы су белән коендыралар. Ләүкәгә яткызып чабып та караганнар. Ләкин монысын мин бер дә яратмаганмын, имеш, – разбой сала башлаганмын.
Ә менә унике-унөч яшьләремдә булган бер вакыйганы һич тә онытасым юк. Кышкы салкын көн иде. Абзаннан килгән кодача (җиңгәчәйнең сеңлесе) белән без икәү утын ташып, кара мунчаны ягып җибәрдек. Башта әче төтен күзләребезне кисте, тамак төпләренә утырды, аннары бераздан, учак ялкынланып янарга тотынгач, төтен кимеде, чыгып та бетте диярлек. Без мунчаның ишеген дә ябып куйдык. Кызу гына чытырдап янган утка карап янәшә утырабыз, нәрсә сөйләшкәнебезне хәтерләмим, тик шул