Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 13

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

иде.) Атасы Кәшшаф җизни әле утызынчы елларның башында ук кыска гына авырудан соң үлеп киткән иде. Тәлгатьне апалары карап үстерде. Сугышның каһәре аларга нык тиде – Әминә белән Һәммәюннең дә ирләре шулай ук сугыш кырында ятып калдылар.

      Әйе, заманында мин Ташлыкүлгә бик теләп кайта идем. Кәримә тутакайның аш-суы бик тәмле була иде. Алардагы шикелле куе сөзмәне, чөгендерле катыкны һәм күзәнәкләренә чык бөртегедәй май тулган тары беленен минем бүтән бер җирдә дә ашаганым булмагандыр. Аннары безне якын иткән тагын бер сәбәп – кызлары Әминә дә, Наилә дә безгә килеп, берничә кыш Дәүләкән мәктәбендә укыдылар. Кәшшаф җизни үзе дә базар саен диярлек килмичә калмый иде. Ул, мәрхүм, китап ярата иде, базарда очраган китапларның искесен дә, яңасын да җыеп алып китә торган иде.

      …Еллар узды. Кәримә тутакай да күптән вафат. Дүрт кыз калганнар иде, шуларның өчесе хәзерге көндә исәннәр. Уфада төпләнеп, һәркайсы яңа квартирада бик әйбәт, тыныч кына яшиләр. Инде оныкларын үстерәләр… Тик, кызганычка каршы, Наилә генә иртәрәк китте, ә ул араларында иң акыллысы, иң булдыклысы иде, аңа буйсыналар иде барысы да.

      Мин аларга һәрвакытта бик соклана идем. Бердәм, чыдам, тырыш булып чыктылар минем бу кыз туганнарым. Тамырлары ныкка күрәдер инде, яшьтән үк эштә чыныкканга күрәдер. Авыр сугыш елларында ирләр сынды, алар сынмадылар. Язмыш аларны кая гына ташламасын, һәр урында тормышларын матур корып, тук-бөтен яшәделәр. Хәерчелек аларга бәйләнә алмады!

      Ярый, тыныч Ташлыкүлдән шау-шулы Каргалыга яңадан килик әле… Әйткәнемчә, анда ике дәдәбез – Нигъмәтулла белән Мөхәммәдъяр калды. Без хәзер шуларга кайтып йөрибез. Шул ук йорт, шул ук ихата – барысы да искечә. Тик елдан-ел без үсәбез һәм үсә барган саен авылыбызны күбрәк беләбез.

      Ике бертуган икесе дә герман сугышына алынган булганнар. (Без әле бәләкәй ул чакта.) Мөхәммәдъяр дәдәкай соңрак китә һәм, озак та тормыйча, чәнчә бармагын имгәтеп, борылып та кайта. Ничектер тиз ычкына дәдәбез!.. Мөгаен, берәр төрле авыруын тапканнардыр, югыйсә чәнчә бармак өчен генә җибәрмәсләр иде.

      Ә менә Нигъмәтулла дәдәкай сугышның башында ук китә, Австрия фронтында күпмедер сугыша, ахырда чорналышта калып, пленга эләгә… Өч тапкыр пленнан кача ул, тик өченче качуында гына дошман кулыннан ычкына.

      Аның фронттан кайтып керүе шактый кызыклы. Унҗиденче елның кара көзендә булса кирәк, безнең авыл турысыннан фронт ташлап кайтучы солдатлар төялгән эшелоннар үтә башлый. Шундый эшелоннарның берсеннән татар солдатлары: «Сезнең авылныкы Нигъмәтулла кайта-а! Арттагы эшелонда, хәбәр итәргә куш-ты-ы!» – дип кычкырып узганнар, имеш. Кемдер шуны ишетеп, чаба-чаба әбекайларга килеп әйткән икән. Билгеле инде, өйдәгеләр бу яшендәй ялтырап киткән хәбәрдән башта сискәнеп-каушап, аннары чиксез шатланып, дәррәү аякка басканнар. Шунда ук ат җиктереп, якын туганнардан берәүне (Рәхмәтулла абзыйны булса кирәк) Бүздәккә чаптырганнар (ул заманда поездлар Каргалыга туктамыйлар

Скачать книгу